Теш пульпасы (лат. pulpa теш йомшагы) — теш каналын һәм куышлыгын тутырып торган көпшәк тоташтыргыч тукыма.

Төрле күзәнәкләргә (одонтобластлар, фибробластлар, гистоцитлар), тукымаара матдәләргә (коллаген һәм преколлаген җепселләр), кан тамырларына һәм нерв җепселләренә бай. П. трофик, дентиннар ясау һәм саклау функцияләрен үти.