Психогеник фуга яки диссоциатив фуга — сирәк психологик авыру. Аның белән авырган кеше кинәт, ләкин максатчан таныш булмаган урынга күченеп, тулысынча үзенең турында барлык мәгълүматны оныта, хәтта исемне дә онытырга мөмкин. Шул ук вакытта универсаль белемгә хәтер кала (фәннәр, әдәбият һәм башкалар). Шулай ук яңа мәгълүматларны истә калдыру сәләте саклана. Амнезиядән тыш, авыру кеше үзен абсолют нормаль тота.

Психогеник фуга белән авырган кешеләр үзләренә яңа исем һәм тормыш юлын уйлап чыгарырга мөмкиннәр. Аларда үзләренең авыру булуына шик тә тумый. Авыру кеше үзенә, гадәттә, элекке һөнәр белән бәйле булмаган яңа эш табып, гадәти тормыш алып бара.

Фуганың сәбәбе булып бик көчле психик травма яки чыгу юлы булмаган вәзгыять тора. Авыру — организмның акылны яклау ысулы, чөнки ул булган проблемалардан котылу мөмкинлеген бирә.

Психогеник фуга берничә сәгатьтән башлап берничә айга кадәр сузыла ала. Озаграк дәвам итү очраклары да булган. Шуннан соң авыру кеше үзенең чын тормышын кинәт искә төшерә, шул ук вакытта ул аның «фуга тормышы» вакытында булганнарны оныта да ала. Фуга халәтеннән чыгу эмоциаональ яктан тискәре хисләр белән бара.

Беренчеләрдән булып әлеге авыруны Уильям Джеймс күзәтеп яза.

Фуга очраклары үзгәртү

  • Агата Кристи 1926 елның 3 декабрендә югала. Аны бары тик 11 көн үткәч кенә бер кунакханәдә таба алалар. Үзе ул соңгы унбер көн хакында берни хәтерләмәгән.
  • Джоуди Робертс, «The News Tribune» газетасы хәбәрчесе (Такома, Вашингтон), 1985 елда югалып, бары тик 12 елдан соң гына Әләскә штатында табыла. Шушы вакыт ул Джейн Уильямс исеме астында яшәгән.

Сәнгатьтә үзгәртү

Психогеник фуганы тасвирлаган дистәгә якын фильм төшерелгән: «Ка-Пэкс планетасы», «Онытылган», «Ябык утрау» («Shutter Island») һәм башкалар.

О. Генриның «Хәтерсез йөрүләр» дип аталган романы бар. Андагы төп каһарманның психогеник фугага охшаш авыру сурәтләнә.

Сылтамалар үзгәртү