Протопланета дискы

Протопланета дискы яки проплид (инглизчә proplyd, protoplanetary disk) — протойолдыз, яшь, күптән түгел формалашкан йолдыз тирәли әйләнә торган тыгыз газлы йолдыз янындагы диск, соңрак аннан планеталар барлыкка килә. Йолдыз янындагы диск - газдан, тузаннан, планетезимальләрдән яки астероидлардан торган тор- яки боҗра- сыман матдә тупланышы.

Протопланета дискы (рәсем)
Орион Томанлыгында протопланета дискы
Протопланета дискы, спираль җиң сыман һәм күзәтелгән нәтиҗәләр уңда

Протопланета дискы аккреацион диск булып санала ала, чөнки аның газлы матдәсе йолдыз өслегенә төшә ала.

Галактикабызның берничә яшь йолдызлары янында протопланета дисклары табылган.

Һаббл орбиталь телескобы Орион Томанлыгында формалаша торган планеталар системаларын тапкан.

Астрономнар шулай ук Вега, Фәмелхут һәм Гемма (Төньяк Таҗ α яки Әлфәкка) йолдызлары тирәсендәге протопланета дискларына охшаш газ-тузан матдәсе ачканнар.

Барлыкка килү үзгәртү

Гадәттә протойолдыз сутуар молекуларыннан торган молекуляр газ болытыннан формалаша. Төрле тыгызлыклы өлешләр бер-берсенә тартыша башлыйлар, кысылганда гравитацион коллапс башлана.

Кысылу барышында томанлыкның почмакча тизлеге бик арта. Нәтиҗәдә үзәктән куу көче сәбәпле болыт экваториаль яссылыкта урнаша һәм болыт ямьшәя. Коллапс 100 мең ел дәвамында бара. 10 миллион ел дәвамында газ йолдызга төшә (аккреация күренеше), соңрак диск юкка чыга: я кояш җиле белән алып күчерелә, я нурландыра туктый.

Иң иске протопланета дискының яше 25 млн. ел.

Тереклекнең килеп чыгуы үзгәртү

Кайбер исәпләүләр буенча тереклекне төзегән катлаулы органик молекулалар Җир барлыкка килгәнгә кадәр Кояшның протопланета дискында тузан кисәкчекләреннән хасил була алган.

Санак тикшеренүләренә караганда бүтән планета системаларында охшаш процесслар бара алалар (алганнар).

Сылтамалар үзгәртү

  • Williams, J. P.; Cieza, L. A. (2011). «Protoplanetary Disks and Their Evolution». Annual Review of Astronomy and Astrophysics 49: 67.
  • Armitage, P. J. (2011). «Dynamics of Protoplanetary Disks». Annual Review of Astronomy and Astrophysics 49: 195—236.
  • Сафронов В. С. Эволюция допланетного облака и образование Земли и планет.— М., 1969 (английское издание — США, NASA TTF 677, 1972)
  • Сафронов В. С. Происхождение Земли.— М.: Знание, 1987
  • From Dust to Planetesimals // Workshop at Ringberg Castle, Germany, September 11—15, 2006.