Простата (prostata

Простата бизе
Сурәт
Җитештерә prostate fluid[d]
Анатомик урнашуы оча куышлыгы[d][1]
Лимфодренаж тышкы кабырга белән эч арасындагы лимфатик төеннәр[d]
Артериаль чыганак internal pudendal artery[d]
Веноз дренаж prostatic venous plexus[d]
Анатомик структурасының үсеше развитие предстательной железы[d]
Гомологично у другого пола железа Скина[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C12410
 Простата бизе Викиҗыентыкта
Простата бизе
Өлеш мужская половая система[d]
Урынлашу оча куышлыгы[d][1]
Кан килү internal pudendal artery[d]
Кан китү prostatic venous plexus[d]
Лимфа тышкы кабырга белән эч арасындагы лимфатик төеннәр[d]
Идентификаторлар
TA A09.3.08.001
FMA 9600

·       Простата (рәс. 3.13) зурлыгы һәм формасы белән кәстәнәгә охшаш (исемдәш агачның җимешенә), тыштан простата капсуласы (capsula prostatae) белән капланган. «Простата бизе» атамасы хәзерге  вакытта кулланылмый, чөнки әгъзаның нигезе тулысынча бизле түгел.

·       Простататада аералар сидек куышлыгына юнәлгән простата нигезен (basis prostatae), һәм сидек-җенес диафрагмасына (бот арасын кара) яндаш булган простата очы (apex prostatae).

·       Простатаның алгы өслеге (facies anterior) касык симфизына юнәлгән.

·       Простатаның арткы өслеге (facies posterior) туры эчәккә юнәлгән, анан оча фасциясенең пластинасы (бот арасын кара) белән генә аерылган.

·       Простата уртасыннан нигезеннән алып очына кадәр сидек чыгару юлы уза, ул бераз простатаның алгы өслегенә күченгән.

·       Орык ташлап атучы юл простатага артан кереп, сидек чыгару юлының простата өлешенә ачыла.

·       Ике орлык ташлап атучы юл һәм сидек чыгару юлының арткы өслеге арасында урнашкан простата өлеше простата муентыгы (isthmus prostatae) дип атала. Простата муентыгының клиник әһәмияте зур, чөнки аның күперүе сиюнең бозылуына китерә ала.

·       Простата муентыгыннан кала өлеше простатаның уң һәм сул өлешен (lobi prostatae dexter et sinister) барлыкка китерә, алар тышкы карауда аерылмый.

·       Простата өлешләре мускуллы матдәгә (substantia muscularis) урнашкан периуретраль бизле зонадан (zona glandularum periurethralium) тора. Бизләр простата юлчыклары (ductuli prostatici) белән сидек чыгару юлының простата өлешенең арткы тышчасына ачыла.

Простата башкара

·       Сидек чыгару юлы алдында урнашкан простата өлеше тулысынча диярлек мускуллы тукымадан тора. Простата сидек чыгару юлының өстәмә ихтиярсыз сфинктеры булып тора, аның кыскаруы сидек чыгару юлына сидекнең эякуляция вакытында чыгуына каршы тора.

·       Простата бизләренең сыекчасы сперманың сыек өлешен тулыландыра.

·       Простатаның эндокрин эшчәнлеге турында мәгълүмат бар.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.

Искәрмәләр үзгәртү