Прасат Пһум Прасат

Прасат Пһум Прасат Камбоджада, Кампонг Тхом Провинциясендә, Сантук районында, Прасатта Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул провинциаль башкала Кампонг Тхомнан 27 км да урнашкан. Ул элеккеге патша сарае булган һәм анда патша хәзинәләрен тотканнар. Камбоджаның Франция колонизациясе вакытында хәзинәләрне башка җиргә күчергәннәр.[1]

Гыйбадәтханә
Прасат Пһум Прасат
Ил Камбоджа
Төбәк / район Камбоджа,Кампонг Тхом Провинциясе, Сантук районы
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну
Нигезләнгән 8-енче гасыр

Архитектурасы үзгәртү

 
Гыйбадәтханә Шива Ходаена багышланган булган

Комплекс 4 борынгы структурадан торган - 3-се кирпеч һәм 1-се латерит һәм кирпеч һәм комташтан. Алар төньяк һәм көньяк ысулында урнашкан.[2]

Гыйбадәтханә 8-енче гасырда төзелгән булган, фараз ителгәнчә 706 елда һәм Шива Ходаена багышланган. Гыйбадәтханәнең өске почмагында Линга һәм Йони сегментлары урнашкан. Төп пулатта поттан изге суны илтүче чоңгыл - Сомасутра төп бинада һаман бар.

Иртә Урта Гасырларда агач ишектә ир һәм хатын-кыз илаһларның сыннары сурәтләнгән булган. Көньякка төбәлгән ишектә биш юл Кхмер тексты язылган булган.

Тоул Самронг яки Тоул Нак Та Самронг исемле калкулык төп гыйбадәтханәдән көньякта урнашкан булган. Бу калкулыктан көнчыгышта Поу агачы урнашкан, биредәге Кхмер халкы аны Тоул Нак Та Деум Поу дип атаганнар. Бу "Тән Агач Рухы Калкулыгы" дип тәрҗемә ителә.

Прасат Пхум Прасат янында җиргә алты юл Санскрит язуы белән язмалар күмелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү