Портсмут солых килешүе

Портсмут солых килешүе (рус. Портсмутский мирный договор, яп. ポーツマス条約 по:цумасу дзё:яку?) — 1904-1905 елгы рус-япон сугышына тәмам куйган солых килешүе (солыхнамәсе). 1905 елның 23 августында (5 синтәбрендә) АКШдагы Портсмут шәһәрендә имзаланган.

Портсмут солых килешүе
Портсмутский мирный договор
ポーツマス条約
Килешү төре солых килешүе
Имзаланган 5 (23) сентябрь 1905
Урын АКШ байрагы Портсмут (Нью-Һемпшир)
Имзалаучылар Сергей Витте, Роман Розен
Комура Дзютаро, Такахира Когоро
Портсмутский мирный договор Викитекада

Россия ягыннан килешүне Сергей Витте һәм Роман Розен, япон ягыннан — Комура Дзютаро һәм Такахира Когоро имзалаганнар.

Портсмут солых килешүе түбәндәге солых килешүләрнең көчен туктатты:

  • Япония һөҗүм иткән чакта Россия һәм Кытайның хәрби берлек төзүне күздә тоткан Россия империясе һәм Кытай арасында берлек килешүе (1896)
  • Ляодун ярымутрауны куртымга алу хокукын биргән 1898 елдагы рус-кытай конвенциясе.

Килешү 15 маддәдән торган. Килешү буенча, Россия Кореяне Япония йогынты сферасы буларак таный, Ляодун ярымутравына куртым хокуклары Япониягә күчә, Көньяк-Манҗур тимер юлының өлеше (Порт-Артурдан алып Куаньчэнцзыга кадәр) Япония кулына күчә, 9 маддәсе буенча Россия Япониягә Көньяк Сахалинны биреп калдырган, 12 маддәсендә яклар Япон, Охот һәм Беринг диңгезләрнең Россиянеке ярларында балык тоту турында конвенция төзергә риза булганнар. 7 нче маддәсендә яклар манҗур тимер юлларны тиҗари (коммерция) максатларында гына кулланырга вәгъдә биргәннәр.

1945 елның 2 сентябрендә, Японияне Икенче бөтендөнья сугышында тар-мар ителгәннән соң, Портсмут солых килешүе үз көчен туктатты.