Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Санак порталы

Сана́к, Компью́тер (ингл. computer – «санап чыгаручы») – саны чикләнгән арифметика яки мантыйк операцияләрен ясау өчен программалана алган гади җайланма. Операцияләрнең тәртибе үзгәртелә алу сәбәпле, санакны күп төрле мәсьаләләрне чишүдә кулланып була.

"Компьютер" сүзе кулланышка 1613 елда керсә дә, бүгенге термин мәгънәсенә 20 гасырның урталарында гына керә. Беренче программалана алган җиһазлардан цивилизациябезнең сәнагый инкыйлаб чоры булган 18 гасыр азагы - 19 гасыр башында җитештерелә башлый (әлегә дә сакланган 1801 елгы программалана алучы тукыма җайланмасы сурәте).

Тарихи санаклар


Шәхес

Кулында iPhone 4 тоткан Джобс, 2010 ел

Стив Джобс (инг. Steve Jobs, 1955 елның 24 феврале — 2011 елның 5 октябре) — күренекле АКШ бизнес-магнаты. Apple ширкәтен оештыручы, мөдирләр шурасы рәисе. Шулай ук Pixar Animation Studios ширкәтенең генераль мөдире булып та эшләгән.

Төркемнәр

Татар дөньясы

ССБР байрагы ССРБ заманы ЕС ЭВМ (Единая система электронных вычислительных машин (рус.)) санаклар сериясен җитештерүдә катнашкан Казан ЭВМ заводы отделы башлыгы Альберт Абдрахманов транзистор-транзистор мантыйгы (рус.) нигезендә эшләүче "операцион системаларын булдыру, өйрәнү һәм җитештерүгә кертү өчен" илнең башка галимнәре арасында 1978 елгы ССРБ Дәүләт премиясе (рус.) белән бүләкләнде..

ЕС-1035
Шәп мәкалә

Intel 80486DX2 процессорының өст ягы
Intel 80486DX2 процессорының аст ягы

Үзәк эшкәрткеч җайланма (процессор) — санак системасының санак (компьютер) программасының системаның төп арифметик, мантыйк һәм керү/чыгу гамәлләрен башкару өчен күрсәтмәләрен үтәүче өлеше. Санакта (компьютерда) үзәк эшкәрткеч җайланма мигә аналогик роль уйный. Төшенчә санак (компьютер) сәнәгатендә кимендә 1960-ынчы еллардан бирле кулланылышта йөри. Үзәк эшкәрткеч җайланмаларның формасы, дизайны һәм коралланышы иң элек мисалларга караганда шактый үзгәргән, әмма фундаменталь эшләве күбесенчә шул ук булып кала.

Зур машиналарда, үзәк эшкәрткеч җайланма өчен бер яки күбрәк басма платасы кирәк. Шәхси санакларда һәм кечкенә эш станцияләрендә үзәк эшкәрткеч җайланма микропроцессор (микроэшкәрткеч) дип аталган бер кремний чипта урнаша. 1970-енче еллардан башлап үзәк эшкәрткеч җайланмаларның микропроцессор төркеме бөтенләй диярлек башка үзәк эшкәрткеч җайланмалар кулланылышларын узып китә. Хәзерге заман үзәк эшкәрткеч җайланмалар – йөзләрчә тоташтыру энәләре булган, зурлыгы дүрт квадрат сантиметрдан азрак булган корпуста зур масштаблы микросхемалар.

Шәп рәсем

CAD ярдәме белән ясалган коленвалның 3D (өч үлчәнешле) моделе
Беләсезме…

Кытайда Милли Санак Белеме Дәрәҗәсе Имтиханын биргәндә C, C++, Java, Visual Basic һәм Python 3 программалау телләрен сайлап алырга мөмкин.

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Технология һәм гамәли фәннәр: Авыл хуҗалыгы • Атом технологияләре • Биотехнология • Инженерлык • Инфраструктура • Нанотехнологияләр • Робототехника • Электроника • Энергетика

Мәгълүмати технологияләр: Программалау • Санак • Санак челтәрләре (Интернет)

Транспорт: Автомобиль • Авиация • Велосипедлар • Космик очыш • Көймәләр • Поездлар • Юллар


Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү