Порногра́фия (бор. грек. πόρνη «фахишә; зина, җенси азгынлык» + γράφω «язам, сурәтлим»[2][3]; πόρνη < πέρνημι «сатам»[4]) яки кыскача порноҗенси ярсу тудыру максатыннан җенси якынлыкны чагылдыру.

Порнография
Сурәт
Кайда өйрәнелә porn studies[d]
Пиктограмма
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/pornography[1]
ACM коды (2012) 10003481
Моның каршысы антипорнография[d]
 Порнография Викиҗыентыкта
«Беренче секс укытучым» порнографик фильмы тышлыгы

Тарих үзгәртү

Борынгы грек телендә «pornos» сүзе сатам дигәнне аңлаткан, хатыннарның гомерен хикәя ясап әйтү мәгънәсен белдергән.

Порнография төрләре үзгәртү

Бүгенге көндә анимация язу, кино, видео, рәсем аркылы тәкъдим ителә. Порнографияны туры эфир белән дә күрсәтеп була: башкалар арасында аеруча стриптиз һәм багана биюе төрләре.

Порнография категорияләре үзгәртү

  • Йомшак порно (ингл. Soft Porn) — тулысынча шарә булмаган кешеләр күрсәтелгән порнографик әсәрләр категориясе.
  • Каты порно (ингл. Hard Porn) — җенси әгъзаларны һәм җенси якынлыкны күрсәткән төр була.

Икътисад үзгәртү

Клиентларны җәлеп итү максаты белән рекламаларда кайчак порнографик һәм эротик әйберләр кулланыла.

Порнографик фильм индустриясе үзгәртү

Порнографик фильмнар төшерү озын тарихлы, ләкин кануннар белән чикләнү аркасында 1970нче елга кәдәр чикле иде. Порнографик кинолар җенси якынлык тамашачыларга күрсәтеп, бәйле товарларны сатуны алга сөрәләр.

Тәнкыйть үзгәртү

 
Дөньяның төрле илләрендә порнографиянең хокуки статусы      Порнография рөхсәт ителә      Порнография чикләнгән килеш рөхсәт ителә      Порнография тыелган      Мәгълүмат юк

Кайбер порнография төрләре закон буенча күп илләрдә тыелган — мәсәлән бала порнографиясы иллегал булып санала. 1970 елдан бирле феминист активистлар порнографиянең хатын-кыз хокукларына каршы икәнен әйтәләр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://thenextweb.com/vocabulary/pornography/
  2. pornography — Definition from the Merriam-Webster Online Dictionary. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды. 2009-09-11 тикшерелгән.
  3. Крысин Л. П. Порнография // Толковый словарь иноязычных слов. — М.: Эксмо, 2008. — 944 с. — (Библиотека словарей).
  4. Frisk H. Griechisches etymologisches Wörterbuch, Band II. — Heidelberg: Carl Winter’s Universitätsbuchhandlung. — 1960. — С. 581.

Шулай ук карагыз үзгәртү