Понгал, понгаль яки тай-понгал (там. தைப்பொங்கல்) — Һинд дине уңыш бәйрәме, традицион рәвештә ул Кояш Ходае Сурьяга һәм Һиндстан штаты Тамилнадта һәм Шри-Ланкада бәйрәм ителә. Башка төбәкләрдә бу бәйрәм Макара-санкранти дип атала. Понгалның максаты булып Кояш Ходаена рәхмәт уку һәм аңа беренче җыелган бөртекләрне тәкъдим итү булган. "Понгал" Тамил телендә "кайнарга" яки "ташырга" дигәнне аңлата. Тамиллар өчен кайнап ташучы сөт матди муллыкның символы булып тора.
Бәйрәм Григориан календаре буенча 13 январьдан 15 январьга кадәр бәйрәм ителә, бу Тамил календаренда Маргажи аеның соңгы көненнән Тай аеның өченче көненә кадәр була. Шулай итеп, Понгал шулай ук яңа Тай аеның башының символы булып тора.
Понгал шулай ук кышкы Кояш торышының көнен һәм Кояшның төньякка таба хәрәкәт итә башлавын билгели, бу Джьотишада (Һинд дине астрологиясендә) Уттараяна дип атала.

Понгалны бәйрәм итү өчен яңа пешерелгән дөге һәм кабымлыклар

Әдәбият үзгәртү

  • Saveri, Nicholapillai Maria (1996). Jaffna The Land of the Lute. Thirumarai Kalamanram Publications. pp. 125. ISBN 09681597-0-2. 

Сылтамалар үзгәртү