Полиомиелит – ул арка мие параличы китереп чыгаручы, нерв системасын зарарлаучы инфекцион авыру. Бу авыруны полиомиелит вирусы китереп чыгара. Ул кешенең нерв системасын зарарлый, бит, аяк-кул мускулларының параличына, сөякләренең деформациясенә китерергә ихтимал, һәм азагы үлем белән төгәлләнә. Балаларда бу авыру мәңгелек инвалидлыкка китерә.

Эпидемиология үзгәртү

Авыру кешедән кешегә пычрак әйберләр, ризык аша йогарга ихтимал. Авыру чыганагы — авыру кешеләр. Инфекциянең зарары югары булу сәбәпле, ул бик тиз тарала.

Полиомиелит «хәерче илләр» авыруы санала – теркәлгән очракларның күпчелеге Африка илләренә һәм Әфганстанга туры килә. 2010 елда бу авыру Таҗикстанга үтеп керә һәм, иммунизация аз булу сәбәпле, нык тарала. «Медпортал» сайты 2012 елда Русиядә 700 паралич очрагы, 456 рәсми теркәлгән чир һәм дистәләгән үлем очрагы булды дип яза.[1]

Профилактика һәм дәвалау үзгәртү

Иммунизация перораль вакцина куллану юлы белән башкарыла, ягъни, бу шприц белән канга кертелә торган препарат түгел, авызга тамызыла торган кызгылт сыекча. 2011 елның ноябрендә «Полиомиелит профилактикасы» программасы кабул ителә. Русиянең баш санитар табибы Г.Онищенко кабул иткән карар нигезендә, бар балаларга да иммунизация уздырылырга тиеш була.[2][3]

Вакцинация — ул полиомиелит авыруын кисәтүче бердәнбер чарасы. Тик вакциналы була торып та, балага инфекция эләгергә мөмкин. Иммунитетның түбәнәюе, нәселдән килүгә яки башка сәбәпләргә дә бәйле. Әмма прививкалы балалар әлеге инфекцияләрне җиңелрәк һәм тизрәк кичерә. Мәсәлән, вакцина алган балага полиомиелит эләксә дә, бала үлми, инвалид та булып калмый.


Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү