Полинезия — 1000 дан артык утраулардан гыйбарәт Океания субтөбәге. Тын океанның үзәк өлешендә, 23°30’ т.к. — 28° к.к. ва 176° кч.о. — 109°20’ кб.о. арасында урнашкан.

Полинезия өчпочмагы

Полинезия составында Тонга, Һавай, Тувалу, Феникс, Токелау утраулары, Кук архипелагы, Көнбатыш Самоа, Көнчыгыш Самоа, Лайн, Тубуаи, Маркиз утраулары, Пасха утравы, Җәмгыять утраулары, Туамоту утраулары һ.б. бар. Мәйданы 26 мең км² (Яңа Зеландияне исәпләмичә). Төньяк очы Һавай утраулары, көньяк-көнбатыш очы Пасха утравы һәм көньяк-көнчыгыш очы Яңа Зеландия булган өчпочмакны хасил итә.

Утрауларның күпчелеге янартау атылуы нәтиҗәсендә пәйда булган, калганнары — мәрҗән утраулары. Янартау утрауларның рельефы таулы (иң биек ноктасы 4205 м, Һавай утравындагы Мауна-Кеа сүнгән янартавы), мәрҗән утрауларының җир өсте яссы һәм иңкү. Һавай, Самоа һәм Тонга утрауларында хәрәкәттәге янартаулар бар.

Файдалы казылмалардан фосфорит, боксит чыганаклар бар. Утраулар мәрҗән рифлары белән уратылган. Климат — экваториаль, тропик, пассатлы. Уртача еллык температура +22…+26°С. Еллык явым 1500 ммдан 3500 ммгача, көчле давыллар була. Утраулар даим яшел субекваториаль һәм тропик урманнар белән капланган, җил тими торган тау битләүләре саванналардан гыйбарәт. Каһвә, какау, каучуклы агачлар, шикәркамыш, ананас, дөге, маниок үстерелә. Диңгез хайваннары аулана, энҗеләр алына. Халыкара туризм үсеш алган.