Подберезье районы

Подберезье районы яки Каенасты районы (рус. Подберезинский район) — 1944 елдан 1956 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстан Көнбатышында, Олы Кайбычтан Көньяк-Көнбатышка 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Административ үзәк — Олы Подберезье авылы.

Подберезье районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Олы Подберезье

Нигезләү датасы

1944 елның 29 марты

Юкка чыгару датасы

1956 елның 17 мае

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1944)

29 500 кеше

Милли состав

татарлар, руслар, чувашлар

Тарих үзгәртү

Яңа Подберезье районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Әлҗән вулысында, 1920 елдан 1927 елга кадәр Зөя кантоны Әлҗән вулысында, 1927 елдан 1944 елга кадәр Кайбыч районында урнашкан.

1944 елның 29 мартында Кайбыч районынан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә.

Яңа Подберезье районын аякка бастыру 1944 елның августына кадәр сузыла. Августта Кайбыч районыннан 38 колхоз Подберезье районына күчерелә. Олы Подберезье авылында да яңа административ биналар төзү, техник җайланмалар белән тәэмин итү Кайбыч районына йөкләнә. Күп эшче кадрлар юнәлтелә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

Яңа Подберезье районы 1956 елның 17 маенда юкка чыгарыла, аның территориясе Кайбыч районына тапшырыла.[1]

Административ бүленеш үзгәртү

Район 1948 елның 1 гыйнварына 16 авыл советын үз составына кертә: Аюкөйдергән, Бакырчы, Олы Подберезье, Зур Тәрбит, Каргалы, Корноухово, Кече Подберезье, Мәлки, Надеждино, Иске Буа, Иске Тәрбит, Торым, Өлҗән, Хуҗа Хәсән, Чирмешән, Чүти.[1] Район мәйданы 524 км² тәшкил иткән.

Районның өч беренче секретаре - Чванов В.А., Захаров П.И., Чванов Ф.Е. Райисполком рәисләре - М.Гайнетдинов, И.Сәләхов, Васильев.

Матбугат үзгәртү

Районда "Авангард" газетасы оештырыла, редакторлары - Сорнаева, Яковлев, Журавлев.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Районда 13 колхоз эшләп килгән була[2]:

1958 елда "Авангард", "Кызыл Герой" һәм "Революция" колхозлары бер «Авангард» колхозына берләшәләр (1963 елда «Подберезье» колхозына үзгәртелә).[2]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/КАЕНАСТЫ_РАЙОНЫ_(Подберезинский_район)
  2. 2,0 2,1 https://www.kremnik.ru/node/440647