Питирим Сорокин исемендәге Сыктывкар дәүләт университеты

Сыктывкар (Коми, РФ) вузы

Питирим Сорокин исемендәге Сыктывкар дәүләт университеты (рус. Сыктывкарский государственный университет имени Питирима Сорокина, коми Сыктывкарса канму университет) — Коми Республикасы башкаласы Сыктывкар шәһәрендә урнашкан классик университет. 1972 елда нигезләнгән. 2015 елда югары уку йортына социолог, педагог Питирим Сорокин исеме бирелгән.

Питирим Сорокин исемендәге Сыктывкар дәүләт университеты
Халыкара исем
Pitirim Sorokin Syktyvkar State University (SyktSU)
Нигезләнгән 1972
Ректор О. А. Сотникова (в.б.)
Адрес 167001, Коми, Сыктывкар, Октябрь пр., 55
Сайт syktsu.ru

Тарих үзгәртү

 
СДУ каршында танылган социолог П. А. Сорокинга һәйкәл. Сыктывкар

Сыктывкар дәүләт университеты СССР Министрлар Советының 1971 елның 24 сентябрендәге 698нче һәм РСФСР Министрлар Советының 1971 елның 25 октябрендәге 580нче санлы карарлары нигезендә оештырыла.

1972 елда университетта ике факультет гамәлдә була: тарих-филология (декан В. П. Золотарев), табигать фәннәре (декан О. В. Петров). 9 кафедрада 40 укытучы эшли. 8 белгечлек буенча 350 студент кабул ителгән.

Коми дәүләт педагогика институтыннан университетка тарих-филология (1972) һәм химия-биология (1973) факультетлары тапшырылган.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 14 февралендәге боерыгы белән Сыктывкар дәүләт университеты һәм Коми дәүләт педагогика институты берләштерелә.

2015 елның 2 мартында университетның яңа уставы кабул ителеп, анда университетның «Питирим Сорокин исемендәге Сыктывкар дәүләт университеты» дигән яңа исеме раслана[1].

Инфраструктура[2] үзгәртү

  • 11 уку корпусы (1 корпус капиталь ремонтка ябылган);
  • 174 уку аудиториясе;
  • 5 китапханә;
  • 84 фәнни һәм фәнни-техник лаборатория;
  • 34 компьютер классы;
  • 6 музей;
  • 8 тулай торак.

Ректорлар үзгәртү

  • 1972 —1987: профессор Валентина Александр кызы Витязева.
  • 1987 —1990: профессор Алексей Елисей улы Грищенко.
  • 1990 —1995: профессор Сергей Иван улы Худяев.
  • 1995 —2012: профессор Василий Никифор улы Задорожный.
  • 2012 —2015: доцент Марина Дмитрий кызы Истиховская.
  • 2015 —2016: доцент Наталья Алексей кызы Михальченкова (в.б.).
  • 2016 — х.в.: доцент Ольга Александр кызы Сотникова (в.б.)

Бүлекчәләр үзгәртү

  1. Тарих һәм хокук институты
    • Россия һәм чит илләр тарихы кафедрасы
    • Иҗтимагый-хокукый дисциплиналарга укыту тарихы һәм методикасы кафедрасы
  2. Табигать фәннәре институты
    • Биология кафедрасы
    • Геология кафедрасы
    • Химия кафедрасы кафедрасы
    • Экология кафедрасы
    • Табигый-фәнни белем бирү
  3. Төгәл фәннәр һәм мәгълүмати технологияләр институты
    • Инженер физикасы һәм техносфера куркынычсызлыгы кафедрасы
    • Гомумтехник дисциплиналар һәм технологияне укыту методикалары кафедрасы
    • Мәгълүмати куркынычсызлык кафедрасы
    • Мәгълүмат системалары кафедрасы
    • Математик модельләштерү һәм кибернетика кафедрасы
    • Гамәли математика һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмати технологияләр кафедрасы
    • Радиофизика һәм электроника кафедрасы
    • Физика-математика һәм мәгълүмати белем бирү кафедрасы
  4. Гуманитар фәннәр институты
    • Политология һәм халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы
    • Фин-угыр филологиясе һәм милли мәгариф кафедрасы
    • Рус һәм гомуми филология кафедрасы
    • Филологик белем бирү кафедрасы
    • Җәмәгатьчелек белән элемтә һәм реклама кафедрасы
    • Журналистика кафедрасы
    • Фәлсәфә һәм этика кафедрасы
  5. Социаль технологияләр институты
    • Социаль эш кафедрасы
    • Физик тәрбиянең теоретик һәм медик-биологик нигезләре кафедрасы
    • Физик тәрбия кафедрасы
    • Тормыш иминлеге кафедрасы
  6. Педагогика һәм психология институты
    • Башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы
    • Гомуми психология кафедрасы
    • Гомуми һәм махсус педагогика кафедрасы
    • Укыту теориясе һәм методикасы кафедрасы
  7. Мәдәният һәм сәнгать институты
    • Декоратив-гамәли сәнгать кафедрасы
    • Дизайн кафедрасы
    • Сынлы сәнгать кафедрасы
    • Мәдәният белеме һәм педагогик антропология кафедрасы
  8. Икътисад һәм финанслар институты
    • Банк эше кафедрасы
    • Бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы
    • Финанс менеджменты кафедрасы
  9. Менеджмент һәм эшмәкәрлек институты
    • Менеджмент һәм маркетинг кафедрасы
    • Икътисад һәм сервис менеджменты кафедрасы
    • Икътисад теориясе һәм корпоратив идарә итү кафедрасы
  10. Өзлексез белем бирү институты
  11. Шәхси белем бирү программалары институты
  12. Икътисад, хокук һәм информатика көллияте

Белгечлек юнәлешләре үзгәртү

Бакалавриат үзгәртү

  • Радиофизика
  • Физика
  • Техносфера куркынычсызлыгы
  • Математика һәм компьютер фәннәре
  • Гамәли математика һәм информатика
  • Мәгълүмат куркынычсызлыгы
  • Гамәли информатика
  • Химия
  • Биология
  • Геология
  • Экология һәм табигатьтән файдалану
  • Картография һәм геоинформатика
  • Филология
  • Журналистика
  • Җәмәгатьчелек белән элемтә
  • Сәясәт
  • Халыкара мөнәсәбәтләр
  • Икътисад
  • Менеджмент
  • Туризм
  • Товар белеме
  • Юриспруденция
  • Тарих
  • Дизайн
  • Халык сәнгать мәдәнияте
  • Декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепләре
  • Мәдәният
  • Лингвистика
  • Социаль эш
  • Физик тәрбия
  • Психология
  • Психологик-педагогик белем бирү
  • Махсус (дефектологик) белем
  • Һөнәри белем (тармаклар буенча)
  • Педагогик белем

Махсус белгечлек юнәлеше үзгәртү

  • Дәвалау эше

Урта һөнәри белем программалары үзгәртү

  • Икътисад һәм бухгалтер исәбе (тармаклар буенча)
  • Компьютер системаларында программалаштыру
  • Компьютер челтәре

Фән үзгәртү

Университет - фән һәм инновацияләр үзәге. Биредә гуманитар, табигать, техник юнәлешләр буенча фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрелә. Вузның фәнни инфраструктурасы 21 фәнни-тикшеренү үзәген, 30 фәнни-тикшеренү лабораториясен, 3 кече инновацион предприятиене, "Коми Республикасы IT-паркы" технопаркын үз эченә ала. Университет базасында укытучылар һәм студентларның халыкара һәм Бөтенроссия фәнни конференцияләре оештырыла. Ел саен 1500 дән артык студент төрле фәнни чараларда катнаша.

Журналлар үзгәртү

  1. Электрон гыйльми басма «Корпоративное управление и инновационное развитие экономики Севера» - 2005 елдан чыга[3]
  2. «Verbum»[4]

Әдәбият үзгәртү

  • Витязева В. А., Бурлыкина М. И. Сыктывкарский университет: становление и развитие. Сыктывкар, 1988.
  • Юрпалова А. А. Летопись СГУ. 1997.
  • Бурлыкина М. И. Учёные СГУ: биографические очерки. 1997.
  • Республика Коми. Энциклопедия в 3 тт. Сыктывкар, 1997—2000.
  • Ты в моей судьбе — университет: Историко-биографические очерки / Отв. ред. В. Н. Задорожный, Г. В. Добрынина. Сыктывкар: Изд-во Сыктывкарского гос. университета, 2009. 436 с.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү