Пинака

Мәгънәләр бите Викимедиа проектында

Шива Дхануш (Санскрит телендә - शिव धनुष) яки Пинака (Калып:Санскрит телендә - पिनाक, pínāka) ул Ходай Шиваның җәясе.[1]

Рама Шиваның Дхануш җәясен Ситаны хатын буларак алыр өчен сындыра.

Пинака ул Шиваның тулаем юкка чыгару яки "Пралайя" өчен кулланылган оригиналь җәясе. Оригиналь Вальмикиның Рамаянасы буенча ике җәя Ходай Дэвендра буенча ясалган булган, алар бертигез мөмкинчелекле булган, алар Рудра һәм Шивага кем көчлерәк икәнен белер өчен көрәшер өчен бирелгән. Шулай да нәкъ сугыш алдыннан Аакашвани сугыш тулаем җимерүгә китерер дип әйткән һәм шулай итеп сугыш туктатылган. Аакашванины ишетеп, Рудра Дханушны ташлаган да ул җиргә төшеп соңрак "Шива дхануш" дип мәгълүм булган. Ул соңрак Патша Джанаканың нәсел бабасы Патша Девараатха тарафыннан табылган булган. Ул Һинду эпосы "Рамаяна"да искә алынган, шул вакытта аның каһарманы Рама (Вишнуның бер аватары) аны Джанаканың кызын хатын итәр өчен вата.
Вишвакарма ике илаһи җәя ясаган. Ул Шаранганы Ходай Вишнуга биргән, ә Пинаканы Ходай Шивага биргән. Митхиланың Патшасының Джанаканың Сита исемле кызы булган. Аның тормышының иртәрәк өлешендә Сита апа-сеңелләре белән уйнаганда юри түгел җәя яткан өстәлне күтәргән; моны патшалыкта беркем дә ясый алмаган. Шулай да, бу хәлне Джанака күргән һәм ул бу инцидентны Ситаның сваямварасының нигезе буларак иткән.
Соңрак, Джанака кем Ситага өйләнергә тели икән илаһи җәяне күтәреп аны тартырга тиеш дип игълан иткән. Җәя Айодхьяның патшазадәсе Рама тарафынннан кылын тартмакчы вакытта сындырылган булган, бу Ситаның сваямварасы вакытында булган, шулай итеп ул патша кызын өйләнергә кулын җиңгән. Өйләнүдән соң аның әтисе Дашартха Рама белән Айодхьяга кайтканда, Парашурама аларның юлына чыккан һәм Раманы үзенең гурусы Шиваның җәясен ватарга чакырган. Рама хәкимне мактаган. Шуннан соң Дашаратха хәкимгә ул аны гафу итсен өчен дога кылган, әмма Парашурама һаман ярсуслы булган һәм Вишнуның җәясен алып килгән. Ул шуннан соң Раманы җәянең кылын тартырга һәм аның белән дуэльда көрәшергә чакырган. Рама Вишнуның җәясен тартып алган, кылын тарткан, укны куйган һәм чакыручының нәкъ йөрәгенә төбәгән. Рама шуннан соң Парашурамадан ул укның максаты итеп нәрсә бирер дип сораган. Бу урында, Парашурама үзенең илаһи энергиясен киткән дип санаган. Ул Рама Вишнуның аватары икәнен аңлаган.
Пинака турында башка кыйссада Ходай Вишну Ходай Шива белән көрәшә, бу Рамаянаның Бала канданың илле җиденче саргасында искә алына. Парашурама моны Ходай Рамага аны Шаранга җәясен тартырга чакырганчы сөйли. Кыйсса түбәндәгечә була - Дэвалар "Ходай Вишнуның һәм Ходай Шиваның өстенлеген сынамакчы булганнар һәм Ходай Брахманы алар арасында карашлар аермасын барлыкка китерергә сораганнар. Моннан соң булган сугышта Ходай Вишну "хум" дигән сугыш шигарен кычкыра һәм ул Дэваларны һәм Ходай Шиваны хәрәкәтсез калдыра. Аның җәясе яраксыз дип таныла, һәм Ходай Вишнуның Шаранга җәясе өстен була. [2][3][4] Бу Пинака соңрак Ходай Рама тарафыннан ватылган булган, ул шулай ук Парашурамадан Шаранганы тартып ала һәм аны океаннар хуҗасы Варунага ышанычлы сакланыр өчен бирә.
Гәрчә искәрмә һаман да Пураналардан (борынгы Һинду текстлардан) кертелергә тиеш булса да, Пинаканың Махариши Дадхичи тормышы белән бәйлиләр, ул Дэваларга Вритра дигән асураны җиңәргә ярдәм иткән һәм соңрак аларның соравы буенча тормышын биргән һәм аның сөякләреннән Ваджра ясалган булган, аның ярдәмендә Индра Вритрасура дигән шәйтанны үтергән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Williams, Monier. Monier-Williams Sanskrit-English Dictionary. әлеге чыганактан 2018-03-25 архивланды. 2018-06-30 тикшерелгән. “pínāka m. n. a staff or bow, (esp.) the staff or bow of Rudra-Śiva”
  2. http://hinduism.stackexchange.com/questions/2219/why-did-lord-shiva-fight-with-lord-vishnu
  3. http://ramayanam-atwistedversion.blogspot.in/2012/12/32-legends-of-shiva-and-vishnu-bows.html
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-04-21, retrieved 2018-06-30