Пиана — Русиянең Европа өлешендә, тулысы белән диярлек Түбән Новгород өлкәсе җиреннән, аз өлеше Мордовиядә ага торган елга. Сура елгасының сул кушылдыгы. Су озынлыгы 436 км, бассейн мәйданы 8060 км². Су башыннан тамагына кадәр 60 кына км. Уртача еллык су чыгымы — 25 м³/с. Бик борылмалы; бассейнында рельеф карст формасы. Түбән өлешендә кораблар узу өчен уңайлы.

Пиана
География
АТБ Нижгар өлкәсе, Мордовия
Ил Россия
Координатлар 55°23'24"тн, 45°33'0"кнч, 55°4'31"тн, 45°49'58"кнч, 55°39'54"тн, 45°55'7"кнч
РДСР 08010500412110000039357
Tarddiad Идел буе калкулыгы Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Сыры Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 8060 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 436 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 25 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Башы Сеченово районында, күрше Пилнә районында Сура елгасына суын коя.

Пиана елгасы су юлы зур җәя тәшкил итә. Елга ярты ягымын узып, кире якка юнәлә. Бу күренеш «водный перехват» дип атала. Элекке замада Пиана урынында ике елга була. Төньяк Сура елгасына койган, ә көньяк өлеше Вадок елгасы буенча Теша елгасына койган. Шул ике елганың субүләре бик тар була һәм әкренләр җимерелеп төшә. Нәтиҗәдә көньяк елга суы агымын үзгәртә һәм төньяк елгага кушыла.