Песнәк (сары песнәк, эшләки, ит чыпчыгы, диал. майқарақ (эчкен), йәшел чыпчык (хвалын, мәләкәс), пыснай (мукшы-каратай), чичғашақ (тара), кечтийә (тархан), бүзтургай (себерчә), кесийә, кесия (тау ягы керәшен)) - сайрар чыпчыклар семьялыгыннан, күпчелегенең түбәсе кара, кайберсе бүрекле, ян-якларында ак таплары булган башлы, очлы, конус формасындагы томшыклы чуар урман кошы.[5]

Песнәкләр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Parus L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][4][…]
Югарырак таксон Песнәк кошлар[d][1]
 Песнәкләр Викиҗыентыкта

Классификациясе үзгәртү

Этимология үзгәртү

Песнәк «синица» ~ башк. беснәк > чув. диал. пĕснек, тат. диал. песләк (~ удм. пислэг), пыснай id. > мар., удм. писник id. Рус. мясник «песнәк; итче» сүзеннән булса кирәк[6]: песнәкләр ит ярата һәм алъяпкычлы ит сатучыга охшатыла. Шул ук вакытта коми. пыста, пыстöг, пистöг «песнәк» һ.б. бу сүзнең фин-угор тамырлары да бар дигән фикергә урын калдыра.[7][8] Синица сүзе татар теленнән, иске төрки siniч/siniц "чыпчык", "sini-sini" диеп сайраучы дигәннән чыга.

Искәрмәләр үзгәртү