Пенза дәүләт университеты

Пенза дәүләт университеты (рус. Пензенский государственный университет) — Пенза шәһәрендә урнашкан дәүләт университеты. 1943 елда нигез салына. Университет составында 8 институт һәм 8 факультет[2][3].

Пенза дәүләт университеты (ПДУ)
Эшләү еллары 1943
Президент Владимир Иван улы Волчихин
Ректор Александр Дмитрий улы Гуляков
Адрес 440026, Россия, Пенза, Красная ур., 40
Сайт pnzgu.ru
Объект культурного наследия народов РФ регионального значенияОбъект культурного наследия России регионального значения
рег. № 581710874650005 (ЕГРОКН)
объект № 5800021000[1] (БД Викигида)

Тарих үзгәртү

ССРБ Халык Комиссарлары шурасының каршындагы Бөтенсоюз комитеты югары мәктәп эшләре буенча ССРБ Халык Комиссарлары шурасының «Пенза шәһәрендә Одесса индустриаль институт эшчәнлеген яңарту турында» боерыгы нигезендә 1943 елның 3 июлендә Пензага эвакуацияләнгән Одесса индустриаль институты нигезендә барлыкка килә[4].

«Пенза индустриаль институты» исеме астында 1943 елның 1 ноябрендә 11 кафедра составында ачыла[4]. 1959 елда ССРБ югары белем министры боерыгы белән Пенза индустриаль институты Пенза политехника институты итеп үзгәртелә, ә төзелеш факультеты нигезендә Пенза инженер-төзелеш институты төзелә[4].

1993 елның 5 июлендә Россия Федерациясе югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе боерыгы белән Пенза политехника институты «Пенза дәүләт техник университеты» итеп үзгәртелә[4].

1998 елның 22 гыйнварында Россия Федерациясенең гомуми һәм һөнәри белем бирү министры боерыгы белән Пенза дәүләт техник университеты Пенза дәүләт университеты дип үзгәртелә[4].

Россия милли рейтингында 2010 елда университет 57 нче урынны. әлеге чыганактан 2017-06-13 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән. алган, 2011 елда 32 нче урынны. әлеге чыганактан 2016-03-29 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән. алган, 2012 елда 49 нчы урынны. әлеге чыганактан 2017-06-13 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән. алган.

Институтлар үзгәртү

Пенза дәүләт университетына түбәндәге институтлар керә[2]:

  • Хәрби белем бирү институты
  • Физик культура һәм спорт институты
  • Медицина институты
  • Өзлексез белем бирү институты
  • В.Г. Белинский исемендәге педагогика институты
  • Политехник институт
  • Икътисад һәм идарә итү институты[5]
  • Юридик институт

Факультетлар үзгәртү

Пенза дәүләт университеты түбәндәге факультетларны үз эченә ала[3]:

  • Исәпләү техникасы факультеты
  • Тарих-филология фәннәре факультеты
  • Дәвалау факультеты
  • Сәнәгать технологияләре, электроэнергетика һәм транспорт факультеты
  • Педагогика, психология һәм социаль фәннәр факультеты
  • Мәгълүмати технологияләр һәм электроника факультеты
  • Стоматология факультеты
  • Физика-математика һәм табигый фәннәр факультеты

Филиаллар үзгәртү

Пенза дәүләт университеты составына түбәндәге филиаллар керә[6]:

  • Кузнецк мәгълүмат һәм идарә технологияләре институты
  • Нижнеломовск филиалы
  • Сердобск филиалы

Танылган укучылары үзгәртү

  • Власов Александр Василий улы (1926—2017) — төзелеш җитештерүен оештыручы. 1968—1978 елларда Уфа шәһәренең 21 нче төзелеш тресты идарәчесе. ССРБ Министрлар Советы премиясе лауреаты. 1949 елгы чыгарылыш укучысы;
  • Пацаев Виктор Иван улы (1933—1971) — очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое. Дөньяда Җир атмосферасыннан читтә эшләгән беренче астроном. 1955 елда тәмамлаган;
  • Учайкин Илья Григори улы (1934—2004) — галим, инженер-электромеханик. Ленин премиясе лауреаты. 1957 елгы чыгарылыш укучысы;
  • Шаролапова Таисия Фёдор кызы (1925—2009) — Пенза сәгать заводының җыю цехы башлыгы. Социалистик Хезмәт Герое. 1962 елда тәмамлый;
  • Щербаков Александр Евгений улы (1928—2016) — партия һәм дәүләт эшлеклесе, 1965—1984 елларда Пенза шәһәр Башкарма комитеты рәисе. 1951 елда тәмамлаган;
  • Ютландов Юрий Дмитрий улы (1934—2010) — җитештерүне оештыручы. Саранск шәһәренең «Электровыпрямитель» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры. Социалистик Хезмәт Герое. 1956 елгы чыгарылыш укучысы.

Тәнкыйть үзгәртү

Техник фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе В.И. Левин «Троицкий вариант — наука» газетасында отставкадагы полиция генералы А.Д. Гуляковны Пенза дәүләт университетының ректоры[7] итеп сайлау сәбәпле «моңарчы узмаган шок кичерүен« билгеләп үтә. Левин фикеренчә, мондый карар университет абруена зыян китерә, отставкадагы көчченең университетны тулысынча белмәүе мәгънәсез һәм бу бары тик бер ысул белән генә аңлатыла ала: лояль ректор куелган. Левин фикеренчә, Гуляков үзе дә фән һәм мәгариф өлкәләреннән ераклыгын кире какмый[8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Культурное наследие России/Пензенская область/Пенза
  2. 2,0 2,1 Институты. «Пензенский государственный университет» (23 января 2015). әлеге чыганактан 2015-10-02 архивланды.
  3. 3,0 3,1 Факультеты. «Пензенский государственный университет» (17 декабря 2014). әлеге чыганактан 2015-10-02 архивланды.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 История ПГУ (Фильм к 65 летию университета). әлеге чыганактан 2011-11-20 архивланды.
  5. Институт экономики и управления. Официальный сайт. әлеге чыганактан 2020-12-03 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән.
  6. Филиалы ПГУ. «Пензенский государственный университет» (16 февраля 2012). әлеге чыганактан 2015-10-02 архивланды.
  7. Министром образования Д.В. Ливановым подписан приказ об утверждении Гулякова А.Д. в должности ректора. әлеге чыганактан 2023-07-25 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән.
  8. Левин В. И. Университет и его руководители. «Троицкий вариант — наука» № 190, с. 2 (20 октября 2015) архив күчермәсе, Archived from the original on 2015-10-20, retrieved 2020-12-20 

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү