Патри́с Эмери́ Луму́мба (фр. Patrice Émery Lumumba, 2 июль 1925 туган — 17 гыйнвар 1961 үлгән) — Конго Демократик Республикасында сул халык сәяси эшлеклесе, 1960 елның июнендә Конго Демократик Республикасы бәйсез дәүләт дип игълан ителгәч, илнең беренче премьер-министры. Заирның милли герое, язучы, Африкада бәйсезлек өчен көрәш символы. Конго милли хәрәкәтенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе.

Патрис Эмери Лумумба
Туган телдә исем Patrice Émery Lumumba
Туган 2 июль 1925(1925-07-02)
Оналуа, Катакокомбе, Бельгия Конгосы.
Үлгән 17 гыйнвар 1961(1961-01-17) (35 яшь)
Элизабетвиль (элек Лубумбаши), Катанга провинциясе
Үлем сәбәбе расстрел[d]
Ватандашлыгы Республика Конго (Леопольдвиль)[d]
Һөнәре Конго Демократик Республикасы Премьер-министры
Сәяси фирка Национальное движение Конго[d] һәм Либеральная партия[d]
Җефет Pauline Opango[d]
Балалар Француа Лумумба[d], Guy-Patrice Lumumba[d], Juliane Amato Lumumba[d] һәм Roland Lumumba[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Конголезский кризис[d]

 Патрис Эмери Лумумба Викиҗыентыкта

Почта маркасы СССР, П. Лумумбе багышланган, 1961, 2 Копейка (ЦФА 2576, Скотт 2486)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Патри́с Эмери́ Луму́мба Тетела халкыннан. Католиклар миссиясе карамагындагы урта мәктәпне, аннары почта хезмәткәрләре курсларын тәмамлаган. Писер, почта клеркы булып һәм шулай ук Бельгия сәнәгать компанияләрендә хезмәт иткән.

1950 нче еллардан бирле Патрис Лумумба колониянең сәяси тормышында актив катнаша. Баштарак ул урталыктагы сәяси карашлар тарафдары була: “Бельгия-Конго бергәлеге”, Конгоны аурупалаштыру идеяләрен яклап чыга, расачылык сегрегациясен бетерү өчен көрәшә.

Колониаль хакимият ярдәмендә белем алып, “эволюэ” (“мәгърифәтлеләр”) сафына баскач, ул почтада хезмәт итә. Җирле халыкның башка “сайлап алынган” вәкилләре белән бергә, ул заманда Бельгиядә үткәрелә торган түләүсез экскурсияләрдә катнаша. Ләкин, үзен Бельгия колонияләре министрлыгына урнаштыру мәсьәләсе хәл ителер алдыннан, Лумумба, почта аша күчерелгән акчаларны (барлыгы ике мең ярым доллар чамасы) урлауда гаепләнеп, кулга алына, һәм бу хәл аның уңышлы гына башланып киткән карьерасына чик куя.

Төрмәдә алты ай утырып чыккач, Лумумба радикаль идеяләр тарафдары булып китә, сәясәт белән шөгыльләнә башлый һәм 1958 елның октябреннән алып “Милли хәрәкәт” сул фиркасен җитәкли. 1960 елның маенда илдә үткәрелгән беренче сайлауларда бу фирка парламентта 40 урын яулап ала (137 урыннан). Парламент Лумумбаны илнең премьер-министры итеп билгели.

Сылтамалар = үзгәртү