Патрисия Каас (фр. Patricia Kaas, 1966 елның 5 декабре, Франция, Мозель департаменты, Форбак) — Франция җырчысы, кино актрисасы. 1988 елда «Мадемуазель блюз җырлый» дип аталган беренче альбомын чыгарганнан соң, җырлары дөнья буйлап таралып, альбомнары 17 млн тираж белән сатыла.

Патрисия Каас

Патрисия Каас Каннда
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

фр. Patricia Kaas

Туу көне

5 декабрь 1966(1966-12-05) (57 яшь)

Туу урыны

Франция, Мозель департаменты, Форбак

Эшчәнлек еллары

1985 – х. в.

Дәүләт

Франция Франция

Һөнәрләр

җырчы, актриса

Моң

меццо-сопрано[d]

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

поп, джаз, джаз-рок, шансон, кабаре

Псевдонимнар

«Pady Pax», Патрик

Лейбллар

Polydor Records[d] һәм Columbia Records[d]

Бүләкләр

Сәнгатьләр һәм әдәбият ордены (Франция) Алмания алдындагы казанышлары өчен ордены (Алмания)

http://www.patriciakaas.net/
Милләт

алман

IMDb

ID 0433969

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Патрисия Каас Мәскәүдә. Eurovision, 2009

1966 елның 5 декабрендә Франциянең Мозель департаменты Форбак шәһәрендә шахтер гаиләсендә туган. Әтисе Йозеф Лотарингиядә, әнисе Ирмгард Саар төбәгендә туган Франция ватандашлыгы алган алманнар. Әнисе кечкенәдән музыка дәресләренә йөртә. «Карлыккан» тавышын Эдит Пиаф, Марлен Дитрих тавышына охшаталар. Җырчы карьерасын 13 яшендә башлый. Саарбрюккен шәһәрендә «Rumpelkammer» клубы белән контракт төзи. Әлеге клубта аны актер Жерар Депардье күреп ала һәм кызны җырлар язучы Франсуа Бернхейм белән таныштыра. Беренче пластинкасы «Jalouse» (тат. Үпкәчел) 1985 елда Жерар Депардье акчасына языла. 1990 елда дөнья буйлап беренче гастрольләрен оештыра. Унике илдә 196 концерт куя, җырчыны 700 мең кеше тыңлый. Берничә тапкыр Русиягә дә килә, репертуарында урысча җырлар да («Очи черные», «Не позвонишь», «Мне нравится, что вы больны не мной») бар. Мәскәү кирмәненең Зур концерт залында куйган концертын РФ телевидениеcенең Беренче каналы күрсәтә. 2008-2013 елларда «Л'Этуаль» компаниясенең тауарын рекламалый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

1990 елда «Golden Europa» (Алмания), 1991 елда World Music Awards һәм «Bambi» премияләре ала.

Eurovision җыр бәйгесе үзгәртү

2009 елда Eurovision җыр бәйгесендә (Мәскәү) «Et s'il fallait le faire» балладасы белән катнашып, 8нче урынны ала.

Дискография үзгәртү

  • 1988 : Mademoiselle chante...
  • 1990 : Scène de vie
  • 1991 : Carnets de scène
  • 1993 : Je te dis vous
  • 1995 : Tour de charme
  • 1997 : Dans ma chair
  • 1997 : Black Coffee
  • 1998 : Rendez-vous
  • 1999 : Le Mot de passe
  • 1999 : Christmas in Vienna VI
  • 2000 : Long Box (Scène de vie, Je te dis vous, Dans ma chair & Le mot de passe)
  • 2000 : Ce sera nous
  • 2001 : Les indispensables de Patricia Kaas
  • 2001 : Rien ne s'arrête/Best Of 1987–2001
  • 2002 : Piano Bar
  • 2003 : Sexe fort
  • 2005 : Toute la musique...
  • 2007 : Ma Liberté contre la tienne
  • 2008 : Kabaret
  • 2009 : 19 (The best of)
  • 2012 : Kaas Chante Piaf
  • 2016 : Patricia Kaas

Фильмография үзгәртү

  • 2001 — «And Now… Ladies and Gentlemen» (тат. Ә хәзер ...ханымнар һәм әфәнделәр, режиссер Клод Лелуш)
  • 2012 — «Assassiné» (тат. Үтерелгән, режиссер Тьери Бинисти)

Әдәбият үзгәртү

  1. Декабрьдә кабынган йолдызлар. Патрисия Каас. «Сөембикә», 2016 ел, декабрь, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү