Париж солыхы (1815) — 1815 елгы Париж солыхы Франция белән Франциягә каршы җиденче коалиция илләре (Австрия, Бөекбритания, Пруссия, Россия империясе) арасында төзелгән солых килешүе. Наполеон Бонапартның Эльба утравыннан Франция тәхетенә кире кайту омтылышыннан соң барлыкка килә.

1815 елгы Париж солыхы, Вена конгрессының йомгаклау акты белән берлектә, Наполеон сугышларыннан соңгы Аурупаның дәүләт корылышын билгели.

Франциянең көнчыгыш чиге. 1815
Франциянең Париж солыхыннан соңгы көньяк-көнчыгыш чикләре. 1815

Тарих үзгәртү

1815 елның 18 июнендә Наполеон Бонапартның Франция тәхтенә кайту өчен игълан иткән «100 көнлеге» Ватерлоо янындагы сугышта җиңелүе белән тәмамлана.

22 июньдә Наполеон Бонапарт икенче мәртәбә (улы файдасына) тәхеттән ваз кичәргә һәм инглизләргә әсирлеккә бирелергә мәҗбүр була. Наполеонны Африканың көнбатыш ярыннан 2 мең км ераклыкта Атлантик океанда урнашкан Изге Елена утравына сөргенгә җибәрәләр.

1815 елның 20 ноябрендә Франция белән Франциягә каршы җиденче коалиция илләре (Австрия, Бөекбритания, Пруссия, Россия империясе) арасында 1815 елгы Париж солыхы имзалана. Килешү Франциянең коалиция илләренең һәркайсы белән аерым-аерым килешүләр шәлкеме итеп шәрехләнә. Франция ягыннан илнең премьер-министры һәм тышкы ңшләр министры булган А.-Э. дю Плесси де Ришелье, Россия империясе ягыннан махсус йомышлар буенча илче граф А.К. Разумовский һәм тышкы эшләр министрлыгының статс-сәркатибе И.А. Каподистрия кул куя.

Килешү буенча,

  • Франция 1790 елгы чикләренә кире кайта, кайбер мөһим стратегик районнары тартып алына;
  • Франциягә 700 млн франк күләмендә контрибуция салына һәм оккупация гаскәрләрен тоту чыгымнары күтәртелә;
  • Көнчыгыштан Луара елгасына кадәр Франция территориясе 5 ел мөддәткә союздаш илләр гаскәрләре, шул исәптән рус гаскәре, тарафыннан басып алына. Соңрак 5 ел 3 елга кадәр киметелә.

Әлеге килешү нигезендә 1815 елның 15 июленнән 1818 елның 15 июленә кадәр Франциядә генерал-лейтенант кенәз М.С. Воронцов җитәкчелегендәге аерым оккупацион рус корпусы тора. Корпус составына кергән 9нчы һәм 12нче пехота дивизияләре гаскәриләренең саны 30 меңгә җитә.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Руссика. Школьная энциклопедия. История России. XVIII-XIX века. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-327-X

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү