Паразитология (гр. parasitos әрәмтамак + logos тәгълимат) — биология фәненең паразитларны, кеше, хайван һәм үсемлекләрдә алар китереп чыгара торган авыруларны һәм паразитларга каршы көрәш алымнарын өйрәнә торган бүлеге.

Паразитология
Сурәт
Өйрәнелгән тармак паразит[d]
 Паразитология Викиҗыентыкта

Паразит организмнарның табигатенә бәйле рәвештә, паразитологияне фитопаразитологиягә (паразит үсемлекләр, вируслар, бактерияләр, гөмбәләр кузгаткан авыруларны өйрәнү) һәм зоопаразитологиягә (паразит ияләре — гельминтлар, иң түбән төзелешлеләр, талпаннар һәм бөҗәкләр кузгаткан авыруларны өйрәнү) аералар. Зоопаразитология (яки гадирәк әйткәндә паразитология) үзе гельминтология, протозоология, арахнология һәм энтомология бүлекләреннән тора.

Паразитология зоология фәненең бер бүлеген тәшкил итә, ә паразитлык итү объектлары буенча медицина паразитологиясе, ветеринария һәм агрономия паразитологияләренә бүленә. Паразитология паразитның анатомиясен, физиология, гистология, эмбриология, биохимиясен, тереклек циклын һәм систематикасын тикшерә. Практика өчен паразитның экологиясен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Паразитның морфологиясен һәм систематикасын яхшы белү йогышлы һәм инвазион авыруларны диагностикалау өчен кирәк, ә биология һәм экология буенча тирән тикшеренүләр аларны профилактикалауның нигезе булып тора.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:В39 Ф.гистологияНабиев, гистологияФ.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.