Панҗаби (Гурмукһи: ਪੰਜਾਬੀ, Шаһмукһи: پن٘جابی /pʌnˈdʒɑːbi/ кайвакыт Пәнҗаби дип языла) ул Һиндстан суб-кыйтгасында һәм дөньяда 125 млн сөйләшүчесе булган Һинд-Арий теле. Ул Пәнҗаб мәдәни төбәгенең этнолингвистик төркеме Пәнҗаблыларның туган теле. Пәнҗаб төбәге төньяк-көнбатыш Һиндстанны һәм көнчыгыш Пакистанны кертә. Пакистанда көнбатыш Панҗаби телендә 65 млн нан артык кеше сөйләшә.
Панҗаби Пакистанда иң күп сөйләшелә торган тел. Һиндстанда сөйләшүчеләр саны буенча 11-енче тел һәм Һиндстан суб-кыйтгасында сөйләшүчеләр саны буенча өченче тел. Ул Берләшкән Корольлекнең асаба Британия телләре һәм Лях теленнән соң сөйләшүчеләр саны буенча өченче теле. Ул шулай ук Канадада Инглиз теле, Француз теле, Мандарин теле һәм Кантон теленнән соң сөйләшүчеләр саны буенча бишенче тел. Ул Америка Кушма Штатларында сөйләшүчеләр саны буенча егерме алтынчы тел һәм Австралиядә унынчы тел. Көнбатыш Панҗаби дөньяда сөйләшүчеләр саны буенча егерме сигезенче тел. Панҗаби Һинд-Арий телләре арасында лексик тон куллануы белән гадәти түгел. Һиндстанда Пәнҗабта тел өчен рәсми язма булып Гурмукһи тора, шул ук вакытта Пакистанда Пәнҗабта Шаһмукһи язмасы кулланыла; тарихи һәм хәзерге вакытта башка милли һәм асаба язмалар кулланыла.

Искәрмәләр үзгәртү