Панча́мрита (Санскрит телендә:पञ्चामृत}}, (pañcāmṛta) — Һинд дине ритуаль практикасында, хосусан абхишека йоласында кулланылган биш элементның тупланмасы.[1] Болар бал, сөт, йогурт, шикәр һәм гхи. Эре Һинд дине бәйрәмнәре вакытында абхишека йоласы вакытында панчамританың биш элементы муртины (Ходайны, дэвларны яки изгеләрне) коендыру өчен кулланыла. Моның нәтиҗәсендә барлыкка килгән сыеклык чаринамрита дип атала. Чаринамрита изге дип санала һәм ышанучылар арасында таратыла, алар аны эчәләр һәм башларына сибәләр.

санскр. (IAST) Pañcāmṛta — ул катлаулы Санскрит сүзе, ике өлештән тора: санскр. (IAST) pañca — «биш»[2] һәм санскр. (IAST) amṛta — «үлемсезлек нектары, Амброзия, Ходайлар эчемлеге».[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. «the collection of five sweet things used in worshipping deities» see: Apte, 1965, p. 578,
  2. Apte notes that as the first member of a compound, the word पञ्चन् («five») drops its final न्; nominative form is पञ्च. See: Apte, 1965, p. 578.
  3. Apte, 1965, p. 138