Памела Андерсон

Америка кино актрисасы һәм модель, иганәче

Памела Андерсон, Памела Дениз Андерсон (ингл. Pamela Denise Anderson, 1967 елның 1 июле, Канада, Британия Колумбиясе, Ледисмит) — Канадада туган Америка кино актрисасы һәм модель, иганәче. АКШ секс-символы. Вегетарианлык тарафдары. Хайваннар хокукларын яклаучы. Әнисе ягыннан дәү әбисе — Канадага (Нидерландлар аркылы) күчкән Россия мөһаҗире.

Памела Андерсон
Туган телдә исем ингл. Pamela Denise Anderson
Туган 1 июль 1967(1967-07-01) (56 яшь)
Канада, Ледисмит
Милләт инглиз
Ватандашлыгы Канада Канада
АКШ АКШ
Әлма-матер Һайләнд урта мәктәбе[d]
Һөнәре актриса, модель
Җефет Томми Ли[d][1], Кид Рок[d][1], Рик Саломон[d][1], Рик Саломон[d][1], Джон Питерс[d][1] һәм Dan Hayhurst[d]
Өйдәш Маркус Шенкенберг[d], Томми Ли[d][2], Адиль Рами[d][3][4] һәм Дэвид Чэрвет[d]
Балалар Brandon Lee[d] һәм Dylan Lee[d]
Кардәшләр Джерри Андерсон[d]
Сайт https://www.pamelaandersonfoundation.org/

 Памела Андерсон Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Памела Андерсон. 2009

1967 елның 1 июлендә Канаданың Британия Колумбиясе провинциясендәге Ледисмит шәһәрендә туган. Әтисе ягыннан бабалары – финнар булган. Әнисе ягыннан дәү әбисе — рус, Канадага (Нидерландлар аркылы) күчкән Россия мөһаҗире. Балачактан саксофонда уйнарга һәм спорт белән шөгыльләнергә ярата. 1985 елда, мәктәпне тәмамлагач, Ванкуверда физик тәрбия укытучысы булып эшли башлый. Җирле футбол матчы барганда, очраклы рәвештә камерага эләккән кызны телевидение аша сыра кайнату компаниясе менеджеры күреп алып, рекламада төшәргә тәкъдим ясый, тәкъдим кабул булгач, контракт төзелә.

1989 елда беренче мәртәбә Playboy журналы тышлыгына эләгә, шуннан бирле әлеге кампания белән хезмәттәшлек итә (журнал тышлыгы һәм Playboy TV телеканалы өчен шәрәтән сурәткә төшә).

1992 елда үзен кинода сынап карый — «Кияүдә» фильмында кечкенә рольдә уйный.

«Baywatch Hawaii» (Малибу коткаручылары) телесериалында уйнап, АКШта кино йолдызы (секс-символ) булып таныла.

«Беверли Һиллзны алу» (ингл. The Taking of Beverly Hills, 1991), «Дракон тамгасы» (ингл. Snapdragon, 1993), «Ике полицейский» (ингл. Bad Cop, 1994), «Поли Шор үлгән» (ингл. Pauly Shore Is Dead, 2003) һ. б. фильмнарда уйный.

Телесериалларда төшә: «Зур ремонт» (ингл. Home Improvement, 1991-1997), «V.I.P.» (ингл. V.I.P., 1998-2002) һ. б.

Гаилә хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Памела Андерсон дүртенче ире Рик Саломон белән.

I ире (1995 — 1998, 1999 — 2000 елларда) — рок-музыкант Томми Ли (Томас Ли Басс, 1962). Уллары: Брэндон Томас Ли (1996), Дилан Җаггер Ли (1997).
II ире — өйдәше (2000 — 2001 елларда) — фотомодель Маркус Шенкенберг (1968).
III ире (2006 — 2007 елларда) — рок-музыкант Кид Рок (Роберт Джеймс Ритчи, 1971).
IV ире (2007 — 2008, 2014 — 2015 елларда) — кинопродюсер Рик Саломон (1969).

Әдәбият үзгәртү

  1. Безнең кавем. Июльдә кабынган йолдызлар. Памела Андерсон. «Сөембикә», 2017 ел, июль, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү