Павло Тычина (укр. Павло Григорович Тичина; (23 гыйнвар 1891 ел16 сентябрь 1967 ел) — шагыйрь. Социалистик Хезмәт Герое (1967). Украина ССР-ның Фәннәр академиясе академигы (1929).

укр. Павло Тичина
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Тугандагы исем рус. Павел Григорьевич Тычинин
укр. Павло Григорович Тичинін
Туу датасы 11 (23) гыйнвар 1891[1]
Туу урыны Пески[d], Щасновская волость[d], Козелецкий уезд[d], Чернигов губернасы, Россия империясе[1]
Үлем датасы 16 сентябрь 1967(1967-09-16)[2][3] (76 яшь)
Үлем урыны Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Җирләнгән урыны Байкове зираты[d]
Язма әсәрләр теле украин теле
Һөнәр төре язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, әдәбият белгече, сәясәтче
Башкарган вазыйфа председатель Верховной Рады Украины[d] һәм СССР Югары Советы депутаты[d]
Әлма-матер Киев милли икътисад университеты[d]
Активлык чорнының башы 1906
Активлык чоры тәмамлануы 1967
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы XX съезд КПСС[d], КПССның XXII съезды[d] һәм XXI съезд КПСС[d]
Әгъзалык СССР язучылар берлеге, Украина милли фәннәр академиясе[d], Болгарская академия наук[d] һәм ВАПЛИТЕ[d]
Жанр шигырь[d], повествовательная поэзия[d], эскич[d] һәм хикәя[d]
Бүләкләр
Социалистик Хезмәт Каһарманы Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Сталин мөкәфәте Национальная премия Украины имени Тараса Шевченко «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале
Изображение памятной доски
 Павло Тычина Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Павло Тычина (Павел Григорьевич Тычина) 1891 елда Украинаның Чернигов губернасы Пески авылында туган.

Әтисе псаломнар башкарган, «грамота мәктәбе» укытучысы булган. Павел бала чактан музыкага, сурәт төшерүгә һәм шигырьләр иҗат итүгә сәләтле булган.

Башта земство мәктәбендә, шуннан Чернигов ир балалар дини училищесында укыган [4], бер үк вакытта монастырь хорында җырлаган, чөнки әтисе вафат булып калып, үзен-үзе асрарга мәҗбүр булган. Гаиләдә 13 бала булып, дүртәүсе бала чакта мәрхүм булган.

Аннары дини семинариядә укый (1907-1913)[4].

Павел Тычина 1912 елда басыла башлый, тәүге җыентыгы — «Кояшлы кларнетлар» («Солнечные кларнеты»; 1918)

1917 елда, башланганда Тычина Киевта булган.

1923 елда Харьковка, Украинаның ул чактагы башкаласына күченә. Биредә ул журналда эшли, күп языша, әрмән, грузин һәм төрек телләрен өйрәнә башлый.

1938-1967 елларда — УССР Югары Советы депутаты. 1953-1959 елларда — УССР Югары Советы Рәисе. ССРБ-ның 2-5 чакырылыш Югары Советы депутаты (1946-1962). 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы.

1943-1948 елларда — УССР мәгариф министры (нарком).

УССР Фәннәр Академиясе академигы (29.06.1929)[5], УССР Әдәбият институты директоры. 1947 елдан Болгария Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы.

П. Г. Тычина 1967 елның 16 сентябрендә Киевта вафат була.

Павло Тычина Башкортстанда үзгәртү

Бөек Ватан сугышы елларында Өфедә яши (1941-43). Башкорт фольклоры мотивларын һәм тарихи фактларны файдаланып, Башкортстанның Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышын «күкрәүле яңгыр» («Гроза»; 1943) дигән шигырендә бәян итә, гамәлдә, башкорт халкына ихтирамын, мәхәббәтен белдерә.

П. Тычинаның шигырьләрен Б.Бикбай, С.Кулибай, Г.Рамазанов, М.Сөндекле, Г.Әмири һәм башкалар башкорт теленә тәрҗемә иткән. Ул үзе М.Гафури, Б.Бикбай, С.Кудаш, шулай ук башка берничә авторның әсәрләрен украин теленә әйләндергән. Башкорт әдәбияты турында мәкаләләр, «Мәҗит Гафури иҗатында ватанчылык» (1942; башкортча тәржемәсе 1943) китабы басылып чыккан.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Сталин премиясе (1941)
  • Украин ССР‑ның К. Г. Шевченко исемендәге Дәүләт премиясе (1962)
  • «Урак һәм Чүкеч» Алтын йолдызы (23.02.1967)
  • биш Ленин ордены (31.01.1939; 23.01.1948; 26.01.1951; 24.11.1960; 23.02.1967)
  • ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены (27.01.1941; 01.10.1944)
  • медалләр
  • ССР-ның Тарас Шевченко исемендәге Милли премиясе (1962)

Истәлеге үзгәртү

Киевта — Павло Тычина проспекты, Павло Тычина исмендәге Умань дәүләт педагогия университеты; Әрмәнстанның башкаласы Ереванда урамга һәм Ванадзор шәһәрендәге мәктәпкә аның исеме бирелгән.

Өфедә Украин ССР ы Фәннәр академиясе Президиумы урнашкан бинага һәм Павло Тычина яшәгән йортка мемориаль тактаташлар куелган.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Шигырлар. Уфа, 1961.
  • Ильенко Иван. Нигора Павла Тычин // Альманах библиофила: Вып. 9 / Гл. ред. Е. И. Осетров; Художник В. В. Вагин; Всесоюзное добровольное общество любителей книги — М.: Книга, 1980. — Б.  45-72. — 304 б. — 50 000 экз. (в пер., супер.)
  • Колесник Г. М.Поезія П. Тичини «Партія веде»
  • Унгурян Ольга. Павло Григорьевич отказался номинировать на Нобелевскую премию... // Факты. — 2011. — 28 января. — С. 4.

Сылтамалар үзгәртү

Видео үзгәртү

YouTube сайтында Видео Эвакуация в Уфе