Осман Нури Топбаш

Осман Нури Топбаш (төр. Osman Nuri Topbaş) - хәнәфи мәзһәб галиме.

Осман Нури Топбаш
Туган телдә исем Osman Nuri Topbaş
Туган 1942(1942)
Истанбул, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Имам-хатыйплар лицее[d]
Һөнәре мөршид
Җефет Süreyya Topbaş[d]
Сайт http://www.osmannuritopbas.com/

Биография үзгәртү

1942 елда Истанбулның Әрәнкөй бистәсендә туган. Әтисенең исеме Муса Топбаш, әнисенеке Фатыйма-Фәридә ханым була. Осман Нури Топбашның гаиләсе һәм дүрт бала бар.

Башлангыч белемен Әрәнкөйдәге Зиһни Паша башлангыч мәктәбендә ала. Башлангыч мәктәптә үк Коръән фәннәрен өйрәнә. 1953 елда Истамбулдагы имам-хатыйп мәктәбенә керә. Ул елларда бу мәктәп госманлылар традициясен дәвамчылары саналган М.Җәлалетдин Үктән, Маһир Из кебек остазларның, Нуретдин Топчу кебек Көнбатышта гыйлем алган фикер ияләренең кул астында булган атаклы бер оешмасы була. Абыйсы һәм яшьтәше Габидин Топбаш белән бергә ул бу мәктәпне 1960-елда тәмамлый. Имам-хатыйп мәктәбендә М.Зәкаи Конрапа, Яман дәдә (Габделкадыйр Кәчиуглы), Әхмәт Давытуглы, Мәхмүт Бәйрәм, Гали Риза Сагман кебек укытучылардан да дәресләр ала.

Имам-хатыйпта укыган елларында остаз Нәҗип Фазыл белән таныша. Аның түгәрәгенә йөри, сөхбәтләренең дәвамчысы, “Бөек Көнчыгыш” оешмасының актив әгъзасы, остаз әсәрләрен укучы һәм аның фикерләренең матди вә мәгънәви куәтләүчесе була.

Имам-хатыйп лицеен тәмамлагач, бер ара сәүдә һәм сәнгатьчелек белән мәшгуль була. 1962 елда гаскәри хезмәтен Сиирт-Тиллода запастагы укытучы әфисәр булып тәмамлый. Шул эшчәнлеге нәтиҗәсендә укытучылык белән мавыгып китә һәм яшьләрне тәрбияләүдән, шулар белән мәшгуль булудан хозурлык ала.

Гаскәр хезмәтен тәмамлап кайткач тагын сәүдә һәм сәнәгать даирәсендә була. Ләкин ул гыйлем һәм игелек юлында хезмәттән аерылмый. Белем тарату җәмгыятендә актив эшли. Үзенең эш урынын игелек һәм вакыф, укучыларга стипендия, ярлыларга ярдәм үзәгенә әверелдерә. Гаиләсенең игелек эшләре дә аның карамагында була. Эш урынында башкарган бу хезмәтен, “Ходаи вакуфы” оештырылганнан соң, шуның рамкаларында дәвам итә. Ул оешмада башлык була һәм аның эшчәнлек даирәсен киңәйтә. Баштарак төрки республикалардан һәм Африкадан, аннары бөтен дөньядан килгән яшьләргә мәгънәви һәм матди ярдәмен дәвам итеп, уңышларына терәк була.

Китаплары инде күп телгә тәрҗемә ителгән. Осман Нури Топбаш, шул телләрдә сөйләшүче илләрдән килгән тәкъдимнәрне кабул итеп, төрле семинар, конференция һәм дискуссияләрдә катнаша, бу эшчәнлеген кешелеккә хезмәт итү дип белә.

Китаплары үзгәртү

Осман (Госман) Нури Топбашның 43 төрле телдә нәшер ителгән китаплары бар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү