Ондатра яки мускус күсесе (халык телендә "су күсесе" дип тә йөртелә) (Ondatra zibethicus) — куе көрән төстәге кыйммәтле тиреле әрләнсыманнар гаиләлегеннән кимерүче җир-су җәнлеге (су күсесе), ондатра ыругының бердәнбер төре.

Ондатра
Сурәт
Кыскача исем O. zibethicus
Халыкара фәнни исем Ondatra zibethicus L., 1766[1][2]
Таксономик ранг төр[1][2]
Югарырак таксон Ondatra[d][2]
Таксонның халык атамасы Muskrat[3][4], Common Muskrat[5], Bisamratte[5], ondatra pižmová[6], muskusrat[7], rat musqué[7], muskrat[7], Bisam, Bisamratte[7], piisami[8][9], bisam, rata almizclera[10] һәм pižmovka
Тәүге атамасы Castor zibethicus[d][1]
Нәрсәнең чыганагы muskrat meat[d]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][11]
Төрләр ареалы харитасы
...өчен инвазион төр Аурупа Берлеге[12]
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы not evaluated[d][6]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
 Ондатра Викиҗыентыкта
Ондатра коры җирдә

Суда, җирдә дә торучы кимерүче хайван, Төньяк Америкадан чыккан, Ауразиядә, шул исәптән Россия климатында җайлашкан. Татарстан сулыкларында яши, шул исәптән Казанның Кабан күлләрендә, Болак, Казансу, Идел елгаларында бар.

Тасвир үзгәртү

Тышкы кыяфәте буенча күсегә охшаш, еш кына ул мускус күсесе дип йөртелә, ләкин гади соры күсегә караганда шактый зуррак була.

Зур ондатра авырлыгы 1,8 кг, гадәттә 1-1,5 кг, тәне озынлыгы - 25-36 см, койрыгы озынлыгы 18-36 см. Иреннәре кондызларда кебек.

Ондатра тиресе каты куе чәчләрдән тора, су үткәрмәүчән, аркасы төсе кызгылт сөрән, коңгырт сары, кара да була, ачык төстәге түш.

Ондатра канында гемоглобин югары дәрәҗәсе күзәтелә.

Тәүлек буе актив. Яр буе һәм су үсемлекләрен ашый (камыш һ.б.), сирәкрәк моллюск, бака, кечкенә балыклар ашый.

Яшәү өчен яр буенда өн яки өйкәй (хатка) ясый, кайбер өн озынлыгы 2-3 м, хәттә 10 м тәшкил итә.

Ондатра анасы 7-8 бала таба.

Ондатра күреге бик бәяләнә, ите ашарга яраклы, Төньяк Америкада кулланыла.

Тарих үзгәртү

1905 елда ондатра Америкадан Аурупага китерелә (Праһа).

1926 елда Россиягә китерелә, 1927-1928 елдан бирле Казан сулыкларында яши. 1928 елда Кабан күленә җибәрелгән.

Сылтамалар үзгәртү

 
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «ондатра»
  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. Wildscreen ARKive — 2003.
  4. Кызыл китап — 1964.
  5. 5,0 5,1 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — ISBN 978-3-662-46270-6doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  6. 6,0 6,1 Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Бельгийский список видов
  8. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  9. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  10. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  11. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  12. Regulation (EU) No 1143/2014 of the European Parliament and of the Council of 22 October 2014 on the prevention and management of the introduction and spread of invasive alien species