Оманда ислам (гарәп. الإسلام في عمان‎) — Оман территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Оман халкының (5 млн 106 мең кеше) 85,90 % ы (4 млн 386 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Илнең Төп кануны буенча, дәүләт дине — ислам, шәригать — законнарның төп чыганагы. Барлык конфессияләр өчен дин иреге тәэмин ителә. Дини билге буенча дискриминация тыела һәм, җәмәгать тәртибе бозылмаган очракта, дини йолаларны үтәү иреге күздә тотыла[2].

Файл:Sultan Qaboos Grand Mosque 2019 (05).jpg
Оман башкаласында урнашкан Солтан Кабус мәчете. 2001 елда төзелгән

Тарих үзгәртү

 
Гарәп хәлифәлеге 750 елда
 
Сәлҗуклар дәүләте. 1037

Оман халкының 70 % ы ибадилек исламы тарафдары. Ибадилек(ингл.) (гарәп. إباضية‎) — Ислам эчендә 657 елда барлыкка килгән, шигыйлардан аерылып чыккан хариҗилар хәрәкәте[3].

Хәзер Оман дип аталучы төбәктә гарәпләр безнең эраның 700-елларыннан яши. Португалиялеләр әлеге җирләрне 1507 елда яулап ала, 150 елдан соң алар кысрыклап чыгарыла. Фарсылар идарәсе 17371749 елларда була.

1967 елда нефть запаслары ачылгач, Оманның заманча икътисадына нигез салына.

1970 елда Оман солтанының улы, илне либеральләштерү һәм модернизацияләү өчен, әтисе солтан Сәет бин Тәймурны(ингл.) тәхеттән бәреп төшерә(ингл.). Яңа солтан үз сүзенә тугъры булган: хатын-кызлар һәм 21 яшьтән өлкәнрәкләр өчен сайлау хокукларын киңәйткән, шулай ук АКШ белән сәүдә мөнәсәбәтләрен яхшырткан[4].

Хәзерге заман үзгәртү

Оман халкы соңгы елларда илгә иммигрантлар күп килү сәбәпле бик нык арта. Алар ил халкының яртысын диярлек тәшкил итә. Иммигрантларның иң күбесе Һиндстан һәм Бангладештан, Оманда мегаинфраструктура проектлары саны арту сәбәпле, монда күчкән [5]. Халыкның 50 % ы диярлек ил башкаласы Маскатта һәм Маскаттан төньяк-көнбатышка таба Оман култыгы яр буе тигезлегендә яши, шул ук вакытта Көньяк төбәктә 200 000 генә кеше яши. 2017 елда халык саны 4,636 млн кеше тәшкил иткән.

Оман — этник яктан чуар ил, анда, ким дигәндә, 12 төрле телдә сөйләшәләр. Күп кенә оманлылар — Бәлүҗистаннан һәм Суахилидан чыккан кешеләр. Шулай ук илдә якынча 600 000 чит ил кешесе, нигездә, Мисыр, Пакистан, Һиндстан, Бангладеш һәм Филипиннан килгән гастарбайтерлар бар.

Оманда гарәпләр, этник бәлүҗләр, лурлар, суахилилар, һиндлеләр һәм мехриләр яши[6].

Оман халкы арасында дин киң таралган. 2010 елда мөселманнар — 85,9 %, христианнар — 6,5 %, һинд дине вәкилләре — 5,5 %, буддачылык тарафдарлары — 0,8 %, яһүдләр 0,1 %, башка диндәгеләр — 1 % һәм динен күрсәтмәгән халык — 0,2 % булган. Мөселман халкының өчтән өч өлеше Ибәди ислам агымы тарафдары. Калганнары сөнниләр һәм шигыйлар. Шигыйлар Маскатта һәм аңа якын тирәдә яши. Шигый-уникечеләрнең җиде мәчетләре бар[7].

Ибадилек үзгәртү

Ибади исламы — бик катгый, һәм аның тарафдарлары шәригать кануннарын халык алдында да, шәхсән дә үтәргә тиеш[8]. Оман мәчетләре Якын Көнчыгыш мәчетләреннән тыйнак бизәлеше, чисталыгы белән аерылып тора, күп очракта манарасы да булмаска мөмкин. Ибәди исламы җыр-биюгә дә каршы. Консерватив ислам иле булган Оман башка Якын Көнчыгыш илләреннән аерымланып яши. Мөселманнарның югары рухание — Баш мөфти. 1975 елдан мөфти — Әхмәд бин Хәмәд әл-Хәлили (Ahmed bin Hamad al-Khalili).

Мәчет үзгәртү

 
Солтан Кабус мәчете

Солтан Кабус мәчете — Оман башкаласы Маскатның төп мәчете. 1995 елда төзелеш башлана. 2001 елда, 6 ел 4 айдан соң, төзелеш эшләре тәмамлана. Архитектор — Кариллион Әләви (Carillion Alawi).

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Oman: International Religious Freedom Report 2014
  3. Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый). К.: ТКН, 1993, 162-163нче бит. ISBN 5-298-00949-2
  4. https://worldpopulationreview.com/countries/oman-population/ Oman Population History(ингл.)
  5. Oman Population Growth(ингл.)
  6. Oman Demographics(ингл.)
  7. Some Mosques / ImamBargahs in Muscat(ингл.)
  8. Oman Religion, Economy and Politics(ингл.)