Олы КарамалыТатарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы авыл.

Олы Карамалы
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кама Тамагы районы
Координатлар 55°12'тн, 49°7'кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 145 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422830
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Большие Кармалы

Халык саны — 145 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422830.

Тарих үзгәртү

Авыл бик борынгылардан Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Кармалы дип тә йөртелә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязенең Богородский волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССРның Буа кантоны - Тәтеш районы составында. 1930 нчы елның 10 нчы августында Кама Тамагы, 1963 нче елның 1 нче февралендә Тәтеш, 1965 нче елдан Кама Тамагы районнарында. XVIII гасырдан - XIX нчы гасырның 1 нче яртысына кадәр халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, терлек асрау белән шөгыльләнелгән. Дин тоту буенча халык мөселманнарга һәм православие динендәгеләргә бүленә. 1859 елгы мәгълүматлары буенча, авылда мәчет булган. Мәчет каршында зур мәдрәсә була, 1911 елда 4 нче класслы рус-татар училищесы итеп үзгәртелә. 20 гасыр башында авылда 5 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 вак кибет эшли. Бу чорда авыл общинасының җир биләмәсе 1012,8 дес. тәшкил иткән[1].

Географик урнашу үзгәртү

Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәреннән 119 км, район үзәге Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсеннән көнбатышка таба 11 км ераклыкта урнашкан.

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1884 1897 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 2002 2010
393 580 697 874 576 730 510 375 263 217 162 145

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[3]

Авылда туган күренекле кешеләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.