Олы Ака (баш. Оло Аҡа, рус. Большая Ока) — Башкортстан Республикасы Мәчетле районындагы авыл. Урта Ака (Түбән Ака), Степная авыллары белән бергә Олы Ака авылы хакимиятенә карый. 2010 елның 14 октябренә халык саны 1064 кеше[1]. Уфадан 300, район үзәге Олы Устьикиннан 18 чакрымда урнашкан. Почта индексы — 452554, ОКАТО коды — 80242810001.

Олы Ака
Карта
Ил Россия
Республика Башкортстан
Муниципаль район Мәчетле районы
Координатлар 56°4'32"тн, 58°12'28"кнч
Хакимият башлыгы Баев Ильшат Редмир улы
Беренче телгә алу 1692
Элеккеге исемнәр Тура - Ака
Халык саны 1064 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+5
Телефон коды 34770
Почта индексы 452554
Автомобиль коды 02, 102
Русча топонимы Большая Ока

Халык саны үзгәртү

Тулаем халык саны [2],[1] (кеше)
Халык саны 2002—2010 халык саны үзгәреше
Исәп алу елы 1989 2002 2010 кеше %
Барысы 1227 1201 1064 -137 -11.41
Ир-егетләр 571 588 523 -65 -11.05
Хатын-кызлар 656 613 541 -72 -11.75

Тарихы үзгәртү

Олы Ака – районның иң зур авылларының берсе. Ул Свердловск өлкәсе белән чикләнгән. Тимер юллы шәhәрләрнең иң якыны – Кызыл Яр (Красноуфим). Аралары – 92 чакрым. Биредә акалылар даими рәвештә инде өч гасырдан артык яшиләр. Аларның тарихи ватаны Идел елгасына кушыла торган Ука бассейнында урнашкан Мишәр төбәге. Милли чыгышы буенча мишәрләр (хәзер урта диалект татарлары), яшәгән авыллары исеме – Олы Ака, елга атамасы – Ака. Авылга нигез салучы Мәскәү атлы була. Аның Көсеккәй исемле 9 нчы улыннан бүгенге акалыларнын нәсел чылбыры башлана.

Ака авылы турындагы беренче язма 1692 елның 22 декабренә карый. Бу язма - шул төбәктә җир биләүче булып саналган әйле башкорт вәкилләре белән төзелгән килешү. 1798 елда патша әмере белән төбәктә хәрби округлар (кантуннар) барлыкка килә. Олы Ака 2 нче башкорт кантунының 6 нчы юртасын тәшкил итә. Шул ук вакытта Олы Ака Пермь губерниясенең Красноуфим уездына кертелә hәм ул 46 торакны үз эченә алган волост үзәге дә була. 1923 – 30 елларда авылда төле кооперацияләр төзелә. Шуларның авыл хуҗалыгының универсаль кредит, машиналар кооперативы ширкәтләре, кулланучылар жәмгыяте, «Яңавыл» артеле, «Волга», «Урал», “Кызыл партизан», «Жиңү» кебек күмәк хуҗалыклар уңышлы эшли. Авылның беренче зур күмәк хуҗалыгы (колхозы) – «Гигант». Аннары ул таркала hәм «Ака», “Я.Б. Быкин”, «Коминтерн» колхозлары булып та йөри. 1942 елда «Коминтерн» колхозы өч артельгә бүленә: «Ака», «Коминтерн», «Габдулла Тукай». 1951 елдан Олы Ака hәм Урта Ака – Калинин исемендәге колхоз. Ул 1957 елда Мәсәгуть совхозының 5 нче бүлеге итеп үзгәртелә. 1965 елдан Олы Ака 5 авылны берләштергән «Әй» совхозының үзәге. Хуҗалык икътисадын иген үстерү, сөт hәм ит җитештерү тәшкил итә.

 
Олы Ака авылы янында Ака суы

Акалылар тарихи вакыйгаларда актив катнаша. Алар 1773 – 1775 еллардагы Крестьяннар сугышы hәм 1835 елдагы чуалышларның үзәгендә булалар. Революциягә кадәр Олы Акада 4 мәчет, земство мәктәбе, «Хафизия» кызлар мәктәбе, училище, земство станциясе, прәннек пешерү йортлары, атналык базар, 20 февральдә hәм 15 ноябрьдә башланып, 4 көн дәвам иткән ярминкә, бихисап кибетләр, волость оешмалары урнаша. Биредә ике дистәдән артык ике катлы йортлар исәпләнә hәм төбәкнең эре сәүдәгәрләре яши. Шуларның берсе легендар сәүдәгәр – Хафиз Хәбибуллин.

Бөек Ватан сугышы чорында hәм аннан соң Олы Акада бөтен районда, аңа якын Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә яшәүчеләр өчен урта белем бирүче татар мәктәбе эшли. Бүген Олы Ака елдан ел халкы кимеп барган, элекке казанышларын югалткан hәм җир хезмәтеннән аерылган торак пункты.

Олы Ака мәчетләре үзгәртү

Авыл мәчетләре рәсми документларда искә алына. Мәсәлән, мәчетләрнең өченчесе хакында “1870 елга Пермь губерниясенең Красноуфим уездында мәчетләр саны, руханилары hәм мәхәллә кешеләре турындагы ведомость” та әйтелә. Ул авылның түбәнге өлешендәге ике урам кушылган урында ачылган була. Аны Сары мәчет дип тә йөрткәннәр. Мәчетләрнең берсе Зәңгәр мәчет исемле булуы да билгеле. Аларның муллалары: Вайсулла Даутов hәм Мөхәммәтзариф Канзафаров, Мөхәммәтгали Габделзаманов hәм Газалетдин Шамаков, Бәдретдин Ваисов. Мәчетләр янында мәдрәсәләр эшләгән hәм hәрберсендә 50 ләп шәкерт белем эстәгән. Дүртенче мәчет 1907 елда ачыла. Аны авылның сәүдәгәрләре акчасына төзиләр. Ул базар мәйданында урнашканга күрә, аны Базар мәчете дип йөртәләр. Совет чорында Базар мәчете избач (изба – читальня), волост китапханәсе итеп файдаланыла. Хәзер бу мәчетләрнең берсе дә юк. Алар сүтелә hәм төзелеш материаллары итеп кулланыла. Бүгенге мәчет сәүдәгәр Хафиз Шакировның кирпеч бинасында урнашкан. Ул 2000 елда ачыла hәм аның ачылуы өчен күп көч салган Факиhа Рәхимова исемен йәртә. Бүген анда имам – хатиб булып, 1936 елда туган, югары техник белемле hәм читтән торып Уфа Ислам университетын тәмамлаган акалы Аферал Низамов тора. Шулай ук, Түбән Акада, 1914 елда төзелгән мәчет эшли. Бинасы әле дә сакланган. Ул башлангыч мәктәп итеп файдаланыла. 2009 елда мәхәлләгә кайтарып бирелсә дә, мулласы юклыктан, тотырыклы эшләми.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү йортлары үзгәртү

Авылда ясле режимында эшләүче балалар бакчалары 50 еллар азагы һәм 60 еллар башында ачыла башлый. Аларга, нигездә, совхоз эшчеләрең балалары гына кабул ителә. Иң тәүге ясле бакчасы Түбән Акада (хәлле крестьян Сабит Шакировның ике катлы йортында) оештырыла. Аның тәүге мөдире булып Гайшә Закирова тәгаенләнә. Бирегә, атка җигелгән махсус арбага төяп, Олы Ака да яшәүчеләрнең дә балаларын йөртәләр. Соңрак, Олы Акада, ике ясле бакчасы ачыла. Беренчесе - Тынычлык урамындагы 54 нче санлы йортта урнаша. Ул совхоз карамагында була. Тәүге мөдире – Нәҗибә Гамирова, хезмәткәрләре: Нәсимә Галләмшина, Лилия Һадыева, Нәвилә Мирхәйдарова. Икенчесе (1960 ел) – Совет урамындагы 151 нче санлы йортта, Коминтерн исемендәге колхозның идарә бинасында ачыла. Мөдире – Гайшә Закирова, хезмәткәрләре: Римма Хуҗина, Зилара Миниәхмәтова, Фазила Клызбаева, Оркыя Шәмәкова, Зәйтүнә Дәүләтшина. Ясле бюджеттан финанслана һәм район үзәк хастаханәсенә, азак авыл советына карый. 1977 елда совхоз акчасына ясле бакчасының кирпечтән төзелгән яңа бинасы салына. Шул ук вакытта, 1978 елда, сәүдәгәр Хафиз Хабибуллинның ике катлы йортында (совет чорында “Әй” совхозының идарәсе) 4 төркемле “Чебурашка”балалар бакчасы да ачыла. Бирегә ел саен 50 дән артык бала йөри. 1997 елда ясле белән балалар бакчасы берләштерелә. 2001 елда бакчаның 140 бала сыешлы ике катлы бинасы сафка кертелә. Аңа “Кояшкай” дигән исем бирелә. Бина, 2008 елда, оптимизация кысасында ябыла һәм “Кояшкай” урта мәктәпнең беренче катына күчерелә. Шул дәвер эчендә авылдагы яслеләр һәм балалар бакчасында дистәдән артык җитәкче эшли. Аларны, асылда, хуҗалык эшләрен алып бара алган дәрманына карап куялар. Күп еллар җитәкче булып эшләүче мөдирләр: Мөнәвәрә Хаҗиморатова, Шәрига Гыйбадуллина, Земфира Хөсәенова, Раушания Гайнанова, Рәйлә Биктимерова.

Мәгариф үзгәртү

Авылда мәдрәсәләр белән берәттән яңа ысуллар белән укытыла торган мәктәпләр дә ачыла. Шуларның берсе Олы Акада 1886 елда эшли башлый. Ул халык мәгарифе министрлыгына карый hәм аңа бер сыйныфлы Олы Ака рус – башкорт (соңыннан рус – татар) училищесы статусы бирелә. Аның мөдире булып Мостафа Мухамедов (1868 – 1933) билгеләнә. Аны авылда Мостафа учитель дип тә йөртәләр. Шулай ук училищеның курсалаучысы булып сәүдәгәр Хафиз Хәбибуллин тора. 1913 елда авылда икенче бер сыйныфлы рус – татар училищесы ачыла hәм анда 25 бала укый. Мөдир итеп Казан үзәк керәшен-татар мәктәбен тәмамлаучы Ефремова шәрифле ханым тәгаенләнә.

  • 1908 елда авылда хатын – кызлар мәктәбе ачыла. 1912 елда Хафиз бай Хәбибуллин аның өчен аерым бина төзи hәм ул озак еллар “Хафизия” мәдрәсәсе дип аталып йөри. Мәдрәсәгә мөгаллимә итеп Хәнифә Кәбирова (1891 – 1973) чакырыла. Биредә дөньяви фәннәр белән берррәттән югары дәрәҗәдә рус теле дә укытыла.
  • 1919 - 20 елларда Олы – Ака hәм Түбән Акада 8 төрле совет мәктәбе эшли. Аларның җидесе 1, 2 , 3 комплектлы хезмәт мәктәпләре булып йөриләр. Берсе итек тегү юнәлешендәге hөнәри мәктәп була. Анда тирә - яктан җыелган ятим балалар hөнәри белем ала.
  • 1926 елда авылның элекке старшинасы Сабир Фаисхановның йортында 7 сыйныфтан торган КЯМ – колхоз яшьләре мәктәбе ачыла. 1928 елда аның яңа бинасы төзелә hәм ул халык телендә “Югары мәктәп” дип йөртелә. 1935 – 36 елларда башлангыч сыйныф укучылары өчен тагын бер бина hәм читтән килеп белем алучыларга ике катлы интернат салына.
  • 1934 елда КЯМ җидееллык тулы булмаган урта мәктәпкә әйләндерелә.
  • Ул 1940 елда урта мәктәп булып китә hәм бүгенге көнгә кадәр шул статуста калып килә.
  • Мәктәпнең ике катлы кирпеч бинасы 1986 елда сафка кертелә.
  • Анда 2012 – 13 нче уку елында 168 бала белем hэм тәрбия ала.

Мәктәп мөдирләре:

  1. Касим Кашапов (1926 – 1930),
  2. Якуп Гайнуллин (1930 – 1933),
  3. Гарифулла Сагдатов (1936 – 1941),
  4. Мәгърифә Газизова (1941 – 1943),
  5. Салих Музафаров (1943 – 1946),
  6. Мәүлит Гафаров (1946 – 1948, 1949 – 1950),
  7. Мансур Байгилдин (1948 – 1949),
  8. Касыйм Хажиев (1949 – 1954),
  9. Шамил Хәсәнов (1954 – 1966),
  10. Рауфан Рәхимов (1966 – 1986),
  11. Альфред Гыйбадуллин ( 1986 – 2000),
  12. Зилә Гыйльманова (2000 – 2012),
  13. Рәдис Әхмәтханов (2012 – х.в.к.).

Олы Ака урта мәктәбенең күренекле укучылары:

  • Фәhим Садыйков — фәлсәфә фәннәре докторы ,
  • Рифкат Исрафилов — театр режиссеры, РСФСР ның халык артисты, РФ ның Дәүләт премиясе лауреаты,
  • Рафил Әбдрахманов — геология–минералогия фәннәре докторы,
  • Эрнст Хисамов — биология фәннәре докторы,
  • Зиләрә Әюпова - биюче, Башкортстанның атказанган артисткасы.

Акалыларның кушаматлары үзгәртү

Авылда рәсми исемнәрдән тыш, кешеләргә кушаматлары белән мөрәжәгать иту киң таралган. Акада кушаматсыз гаилә, нәсел юк дисәңдә, хата булмас. Ул кушаматлар бик борынгы, шуңа карамастан, алар бүген дә кулланышта. Нигездә, кушаматларны акалылар бер – берсенә фигыль – кыяфәтләренә, холык – фигыльлләренә hәм көнкурештә шөгыльләнгән hөнәрләренә карап такканнар. Күпләрне кош – корт, хайваннар, җәнлекләр, бөҗәкләр атамасы белән дә «үртәләгәннәр». Үткән гасырнын 50 елларында урындагы тарихчы, акалы Самат Ваисов район гәҗитендә Ака авылында яшәүчеләрнең кушаматлары турында зур шигырь дә бастыра. Акалыларның кайбер кушаматлары: Тубал Даут, Ырыс Рамазан, Багана Минhаҗ, Карга Гиниәт, Китек колак Мөхип, Кысла Каюм, Камыр танау Нигәмәтьян, Бохар – Таhир – Сандугач, Кәмә колак Мөхәмәттин, Кара тәкә Салих, Кәзәкәй Галимьян, Губкин Гыйбадулла, Айгыр Сәфәр, Талкан Сәфәр, Куян Нигъмәт, Тубыкбаш Саяфәр, Гали пышмылла, Тартай Рамазан, Тартай Мөхетдин, Каксыр Минкәй, Шырык hадый, Сираҗый сыерак, Көзән Баhап, Каты Йосып, Ысмала Хәбибулла, Сүбәк Әдиулла, Колак Шәмәк, Исрек Шафик, Әхтәр, Гәләү – горгылдыклар, Дөнья Мәгәфур, Карта Кәрим, Теттер Муса, Сулак Абзал, Сарыманай Гелметтин, Юан Вәли, Үгез Минкәй, Таз Гәриф, Таз Камалетдин, Кырик Гафур, Бозау Хаким, Дини Әхтәр – сүтикә, Сумырай Хәбип, Торна Гани, Комай Зәйнулла, Пыжыр Биктимер, Бүре Гариф, Бүре Хәсби, Актай Фәйзулла, Йәбрәй Ходайбирде, Тәкә Гаппас, Сыерчык Шәмәк, Төелде Фазыл, Песи Латип, Атаказ Хәниф, Аю Хисамый, Черки Гиниәт, Сөзәк Мәгәфур, Агач мөәзин Әхәт, Чупрәк Хафиз, Йөнле танау Хафиз, Сытыр Хәйрулла, Таракан Габдрахман, Кандала Хөрмәт, Бәрәкәй Ахун, Нохай Саләхи, Илиже Хәким, Бизмән Әвәл, Айгыр Латип, Баптай Дәүләтбай, Тартыш Рамазан,Сәмәй Мәкъсүт,Айбаш Рафаил h.б. Соңрак hәм хәзер бирелгэн кушаматлар: Шатун Газиз, Биштин Рәхимьян, Күк бия,Дан Дамир,Фантомас, Суворов, Кутузов, Бройлер, Будулай, Штакетник, Автовеса, Миллионер. (Кушаматлар диалектта бирелде).

Топономика үзгәртү

Хан тау — археологик hәйкәл. Ул авылның көнбатыш тарафындагы зур булмаган ике тауның, яки Красноуфим шәhәренэ алып баручы олы юлның, ун ягын тәшкил итә. 20 гасыр башында шул тау тубәсендәге эре ташларның берсе астында каен тузына язылган хат табыла. Аңа, югалган атын эзләп йөрүче, яшь акалы Гыймат Бәдретдинов тап була. Авылда хатны укыйлар. Хатта әлеге тауда хан басып торганлыгы турында әйтелә. Риваятьләр раславынча, бу Мамай хан була. Ханның мал – туары шулкадәр күп була, көтүнең башын Ака елгасына су эчәргә куып китергәңдә (елга 5 чакрым ераклыкта), анын арткы рәтләре әле кузгалырга да уйламый. Шушы ук тауда «Зөл-факар» язулы шәрык кылычы да табыла (пәйгамбәр Мөхәммәтнең Али киявенең легендар кылычы шулай атала). Бу сүз мөселман яугирларының, корал жинелмәслек булсын өчен, кылыч йөзенә уеп язылган.

Мәрьям (Мәрйэн) кул. Мондый атамалы урынны акалылар Мәрьям исемле кыз баланың үкенечле үлеме белән аңлаталар. Бу тарихны ике вариантта сөйлиләр. Беренчесе. Бик күптәннән, көзнең соңгы көннәренең берсендә, ирле – хатынлы атларын җигеп, Татар Яманъелга авылына кунакка китәләр. Мәрьям исемле кызларын үзләре белән алмыйча, күршеләрендә калдыралар. Тик Мәрьямнең әти – әнисеннән каласы килми, елый – елый ат арбасы артыннан йөгерә. Тиз арада караңгы төшә hәм ул адаша. Иртәгесен басу кырындагы каенлы кулда (үзәнлектә) бичараның җиргә ябышып туңган үле гәүдәсен табалар. Әнә шуннан бу урынны Мәрьям кул дип йөртә башлыйлар. Икенчесе. Кышкы көннәрнең берсендә, ирле – хатынлы, атларын чанага жигеп, Яманьелга авылына китәләр. Калын юрганга төреп, Мәрьям исемле кыз балаларын да чанага салалар. Авылга төшә торган каен кулдан (үзәнлектән) күтәрелгәндә, кыз бала чанадан төшеп кала. Аның юклыгын бик соң гына сизеп алалар. Эзләп тапканда, аның гәүдәсе инде суынган була. Шуннан соң сабый тунып вафат булган урынга Мәрьям кул дип атама бирәләр.

Җир – суга кагылышлы башка атамалар: Әптикәй пирәмәне, Бакый чишмәсе, Юкәле кул, Теркеле кул, Зәләт кул, Таулы кул, Таргайлы кул, Бурсыклы кул, Сукмарлы кул, Йеләкле кул, Муеллы куак, Урта куак, Ситке куак, Карамалы куак, Зәйнулла куагы, Әрәмә тирмән,Ерекле борын, Берсулез яланы h.б.(Атамалар акалылар сөйләшендә бирелде).

Урамнар үзгәртү

  • Ленин урамы – халыкта: hади урам
  • Совет урамы – халыкта: Урта урам (Олы Акага да, Түбән Акага да карый торган уртак урам)
  • Тынычлык урамы – халыкта: Кыргыяк урам
  • Гагарин урамы – халыкта: Әтәч урам
  • Пушкин урамы ( 5 йорт)
  • Яшьләр урамы (Түбән Ака да урнашкан)
  • Аръяк урамы

Акалылар һәм Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Илне фашист баскынчыларыннан саклау өчен фронтка Олы Ака һәм Түбән Акадан 412 кеше мобилизацияләнә. Шуларның яртысыннан күберәге яу кырларында ятып кала. Авылның ир – атлары төрле фронтларда сугыша, Европаны азат итүдә катнаша. Араларында Башкорт кавалерия девизиясендә сугышучылар да бар. Әсирлек газапларын кичергәннәр дә юк түгел. Сугыш авыр йөк булып, авылда калган карт – корылар, хатын – кызлар, бала – чагалар, үсмерләр җилкәсенә дә төшә. Аларга мәҗбүри хезмәт көннәрен үтәргә, дәүләт заемнарын сатып алырга, төрле налоглар түләргә туры килә. Өлкән яшьтәге ирләр хезмәт армиясенә чакырыла, хатын – кызлар чит төбәкләрдә урман кисү хезмәтенә тартыла. Шулай ук авыл эвакуацияләнгәннәрне дә үзенә сыендыра. 1943 – 1944 елларда ачлык, тиф авыруы авылдагы бик күп кешене һәлак итә. Бигрәк тә, күпләп балалар үлә. Сугыш чорында халык алабута, юкә кайрысы, имән чикләвеге, күгән тамыры, кычыткан, балтырган, елга кабырчыгы ашап көн күрә. Бөек Ватан сугышында корбан булганнар исемлеге 1960 еллар башында төзелә. Исемлекне төзүче – тарих укытучысы Фридрих Ганиев. Авылда алар хөрмәтенә обелиск куелган. Обелискның авторы – сугыш ветераны Рәфкат Ваисов. Обелискның дүрт ягына 213 акалының исем – фамилиясе уелган. Олыларның сүзләренә караганда, обелискта әле 40 якын яугирның исеме юк.

Күренекле шәхесләре үзгәртү

Авылның бер шәхесе Татар энциклопедиясенә кергән. Ул - Бәхтияр Канкаев, баш полковник, бригадир, Е.И. Пугачевның көрәштәше.

  1. Рәфил Абдрахманов (1942), геология-минералогия фәннәре докторы (1993), профессор (1996), БР (2000), РФ (2011) атказанган фән эшлеклесе.
  2. Әхмәтсафин Алмаз Хәким улы - табиб – онколог, медицина фәннәре кандидаты;
  3. Әхмәтов Алмаз Таhир – инженер – механик, ТАССР ның атказанган механизаторы;
  4. Әмиров Марсель Мәгърүп улы – филолог, философия фәннәре кандидаты;
  5. Ваисов Габдрахман Бәдретдин улы – дин әhеле, авылның беренче тарихчысы;
  6. Ваисов Нәкыйб Мидхәт улы – инженер – механик, техник фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре;
  7. Ваисов Самат Мостафа улы – совет – партия, хуҗалык хезмәткәре, крайны өйрәнүче, район музеен башлап оештыручы;
  8. Ваисов Фәрит Давыт улы – табиб, медицина фәннәре кандидаты;
  9. Галиуллин Радик Зыя улы – инженер, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
  10. Галәветдинов Фуат Вилдан улы – педагог, муниципаль хезмәткәр, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре;
  11. Галәветдинова Гөлназ Сәлим кызы – акушер, Башкортстан Республикасының атказанган саулык саклау хезмәткәре;
  12. Гыйльманова Зилә Халит кызы – педагог, Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы;
  13. Дәүләтбаев Булат Сабир улы – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре;
  14. Дәүләтбаев Марат Сабир улы – инженер – химик, Башкортстан Республикасының атказанган химигы;
  15. Дилмөхәммәтова Зөhрә Килмөхәммәт кызы – мал караучы, Ленин, Кызыл Хезмәт Байрагы, Октябрь революциясе орденнары иясе, Мәчетле районының шәрифле гражданины;
  16. Ильясова Гизинур Ильяс кызы – педагог, БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы;
  17. Муфазалова Рәйсә Рәис кызы – педагог, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Башкортстан Республикасының hәм Россия Федерациясенең атказанган укытучысы;
  18. Мөхәрләмов Рәфис Исхак улы – инженер – химик, химия фәннәре кандидаты;
  19. Сабитова Сания Габделкави кызы – педагог, авылның нәсел чылбырын (шәҗәрәсен) дәвам итүче, Ленин ордены иясе;
  20. Фазылова Роза Әшрәф кызы – медицина хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган саулык саклау хезмәткәре;
  21. Хабибуллин Мөхәммәтхафиз (Хафиз – бай) – 1 нче гильдияле сәүдәгәр, меценат;
  22. Сираев Габдульян Носрат улы – агроном, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
  23. Хәсәнов Шамил Камил улы – педагог, Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы, БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы;
  24. Хисамов Эрнст Нургали улы – табиб, профессор, биология фәннәре докторы;
  25. Шәмсиева Фзуа Вәкил кызы – педагог, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы;
  26. Йосыпов Рафас Миннигали улы – инженер – механик, БАССР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Чыганаклар үзгәртү

  • Давлетбаев Б.С. Большая Ока. История села. — Уфа:РИО Министерства печати и средств массовой информации, 1992. — 191 с. ISBN 978-5-2070-0249-1
  • Дәүләтбаев Б.С. Акаларның нәсел чылбыры.
  • Мечетлинский район Республики Башкортостан: энциклопедия / Редкол.: Ю.Ю.Султанов (гл.ред.), Н.Ф. Ахкамова (сост.), Г.К.Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа:Мир печати, 2010. — 284 с.:илл. ISBN 978-5-9613-0148-9
  • И. Фазлетдинов. РИВАЯТЬКӘ ЛАЕК ГОМЕР(үле сылтама). Тулпар журналы. Сәүдәгәр Х.Хәбибуллин турында.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Численность и возрастно-половой состав населения по итогам Всероссийской переписи населения 2010 года. Муниципальный район Мечетлинский район Республики Башкортостан: статистический бюллетень. — Уфа: Башкортостанстат, 2012. — 103 с., табл.
  2. Населенные пункты Республики Башкортостан (по данным Всероссийской переписи населения 2002 года). Статистический сборник./Башкортостанстат. - Уфа,2006. - 145 с.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Чал тарихлы ямьле Ака. Авылым. Фуат Галәветдинов фотоальбомнары.