Оештырылган җинаятьчел төркем

Оештырылган җинаятьчел төркем - бер яки бердән артык җинаять кылу өчен оештырылган тотрыклы шәхесләр төркеме.

Оештырылган җинаятьчел төркем
 Оештырылган җинаятьчел төркем Викиҗыентыкта

Тотрыклылык төркемгә хас үзлек буларак үзгәртү

Тотрыклылык күтәренке ныклык белән аерылып торучы субъектив бәйләнешнең аерым бер төреннән гыйбарәт; тотрыклы төркем тотрыксыздан бердәмлеге һәм хәтәрлеге белән аерылып тора. Тотрыклылык алдан ук булган ныклы шәхси яки хезмәт бәйләнешләренә, җинаятьчел профессионализмга нигезләнгән булырга мөмкин. Тотрыклылыкның күрсәткече буларак җинаятьчел хәрәкәтләрнең дәвамлылыгы һәм күпэпизодлылыгы, төркемнең җинаять кылу өчен техник чаралары булуы, җинаять эшләүгә рольләрне бүлүне үз эченә алган четерекле әзерлек хезмәт итәргә мөмкин.

Җинаятьчел төркем бер җинаять кылу максаты белән дә корылырга мөмкин.

Җинаятьчел төркемнең криминологик билгеләре үзгәртү

Криминологлар оештырылган төркемнең билгеләре буларак төркемдә үз-үзеңне тотыш кагыйдәләренең, аерым кыйммәтләрнең барлыкка килүен, аерым катнашучының лидер ролен уйнавын, иерархия булуны, иҗтимагый рольләрне бүлүне һ.б. исәплиләр.

Оештырылган җинаятьчел берләшмә үзгәртү

Оештырылган җинаятьчел берләшмә ул ОҖТ үсешендәге иң югары дәрәҗә. Күп кенә илләрдә тора-бара ОҖБ төшенчәсен ОҖТ төшенчәсен кысрыклап чыгара. ОҖБ ОҖТдан үзенең киң колачлары белән аерылып тора.

Иң билгеле җинаятьчел төркемнәр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү