Об-Енисей каналы (ул да Кеть-Кас каналы) - суднолар йөрешле Об һәм Енисей бассейннары арасындагы су каналы, 1891 - 1942 елларда кулланылган. Хәзерге Тум өлкәсе һәм Красноярск крае территориясендә төзелгән. Озынлыгы - 8 км.

Тарих үзгәртү

Беренче Об һәм Енисей елга системаларны тоташу проекты 1797 елда тәкъдим ителде. 1800-1814 елларда бу якларга төрле тоташтыру юллар тикшеренү өчен инженер төркемнәре җибәргәннәр, ләкин, проектларның кыйбатчылык арксында, аларны калдырдылар.

1873 елда Енисейсктагы Фунтусов сәүдәгәре хәзерге канал юлның ткшеренү өчен 8 000 руб. ассигновать итте, 1878 елда бу якларга Бьорк Аминов җитәкчелегендә яңадан экспедиция җибәргән. 1883 елда каналның Бьорк Аминов җитәкчелек астында төзелеше башланды, ә 1891 елда ул кечекнә суднолар өчен ачылды. Барлык корылмалар төзелеше өчен тагын берничә миллион руб. кирәк иде, ләкин шул ук вакытта Себер аша магистральнең төзелеше башланды, һәм каналның төзелеше туктаткан.

Каналның төзелеше казнага 3 000 000 рубльга төшкән.

1911 елда каналны киңәйтү турында карар кабул ителә, ләкин Беренче бөтендөнья сугышы башлану аркасында эшләр туктатыла. 1918 елда акгвардиячеләр суднолар белән каналдан Енисейгә чыгарга омтылдып караганнар, ләкин шлюзлар артык тар булу сәбәпле, алар шлюзларны ватарга мәҗбүр булганнар.

1942 елда канал соңгы тапкыр кулланылган: «Газоход-24» катеры һәм «Капитан», «Пограничник», «Механик» пароходлары канал буйлап узганнар.

1930-елларда бу якларда староверлар урнаштылар.

Канал тасвирламасы үзгәртү

Тоташу сиситемасы Озёрная елгадан башлана (Озёрная Кетька кушыла, ә Кеть Обга кушыла); аннан соң канал Ломоватая елгасы буйлап юл тота, аннан соң Язевтатая елгасы буйлап аның Водораздельное күленә кадәр юл тота. Аннан соң һәм Кече Кас елга башына кадәр чын аешында канал башлана; Кече Кас Зур Каска кушыла, ә ул, үз чиратында, Енисейгә кушыла.

Су реестры мәгълүматлары үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүмәте буенча елга Енисей су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Енисей елгасы (Ангара елгасыннан Ярцево авылына кадәр). Кече елга бассейныЕнисей елгасы (Ангара елгасы кушылуыннан Таш асты Тунгуска елгасының кушылуга кадәр), елга бассейны — Енисей елгасы.[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе территориясын су хуҗалыгы буенча районлау геоинформация системасы мәгълүмәтләре буенча:

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 17010400122316100029150
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 116102915
  • Бассейн коды — 17.01.04.001
  • ГӨ буенча томы — 16
  • ГӨ буенча чыгарылыш — 1

Топографик карталар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү