Нәфел намазисламда өстәмә укыла торган намаз. Нәфел намазларын уку тыелган вакыттан башка теләсә нинди вакытта да укырга мөмкин.

Нәфел намазы
 Нәфел намазы Викиҗыентыкта

Нәфел намазларының мәшһүрләре үзгәртү

  • Хаҗәт намазы - берәр теләккә ирешү өчен, дога кылыр алдыннан укыла торган ике рәкәгать намаз.
  • Истиска намазы - корылык булганда, җәмәгать белән җыелеып кырда укыла торган намаз. Ике рәкәгатьле.
  • Тәүбә намазы - гөнаһлардан үкенеп, тәүбә итәр өчен укыла торган ике рәкәгатьле намаз.
  • Хәүеф намазы - бәла һәм афәт килүдән шикләнгәндә, алардан котылу өчен укыла.
  • Көсуф намазы - кояш тотылган вакытта җәмәгать белән мәчеттә укыла.
  • Хөсуф намазы - ай тотылганда укыла торган ике рәкәгать намаз.
  • Сәфәр намазы - сәфәргә чыгар алдыннан укыла торган намаз.
  • Шөкер намазы - Аллаһыга рәхмәт йөзеннән укыла торган ике рәкәгать намаз.
  • Ишракъ намазы - кояш чыгып, күтәрелә башлагач укыла торган 2, 4, 6 яки 8 рәкәгатьле намаз.
  • Духә намазы - кояш чыгып өйләгә җиткәнче укла торган 2, 4, 6, 8, 10 яки 12 рәкәгатьле намаз.
  • Ишрак намазы - кояш чыгып 15-20 минут үткәч укыла.
  • Әүүәбин намазы - ахшамнан соң укыла торган 2, 4 яки 6 рәкәгатьле намаз.
  • Тәһәҗҗүд намазы - төнлә йокыдан торып, таң атканчы укыла торган намаз. 2, 4, 6, 8 яки 10 рәкәгать итеп укыла.
  • Һәүел намазы - бер мөселман кешенең үлгәнен ишеткән көндә, ахшамнан соң укыла торган намаз. Ике рәкәгатьле.
  • Мәчет намазы - мәчеткә кергәч укыла торган ике рәкәгатьле намаз. Тәхиятел-мәсҗид намазы дип атала.
  • Истихарә намазы - берәр эшне башлар алдыннан, бу эш хәерле булсын дип укыла торган намаз.
  • Тәхиятел-вуду - тәһарәт алгач укыла.

Чыганак үзгәртү