Нәсимә Тимерова (21 апрель 1971 ел) — җырчы. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2006).

Нәсимә Тимерова
Туган 1971
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР

Биографиясе үзгәртү

Нәсимә Морат кызы Тимерова 1971 елның 21 апрелендә Башкорт АССРның Баймак районы Әмин авылында туган. Башлангыч белемне Әмин авылында ала, аннары укуын Темәс урта мәктәбендә дәвам итә.

1988 елда Җылаер авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, «Һәүәнәк» совхозында бухгалтер булып эшли[1].

Җыр-моңга булган мәхәббәте аны Уфа сәнгать училищесына алып килә.

1995 елда шушы училищеның соло бүлеген (Д. Мусин класы) тәмамлый, аннары яшь җырчы яңа оештырылган Сибай дәүләт филармониясенә эшкә чакырыла (тормыш иптәше Башкортстан Республикасының халык артисты Азамат Тимеров белән бергә)[1].

2008 елда Башкорт дәүләт филармониясе чакыруы буенча гаиләсе белән Уфа каласына күчә һәм «Кәрвансарай» группасы составында эшли башлый.

2009 елда «Ядкәр» фольклор-эстрада төркеменә күчә[2](җитәкчесе А. Тимеров).

2018 елдан Башкортстан Республикасының Республика халык иҗаты үзәгендә бүлек мөдире булып эшли, «Аваз» башкорт фольклор төркемен җитәкли.

Нәсимә Тимерованың репертуарына башкорт халык җырлары («Асылыкай буе», «Томан», «Зәлифәкәй», «Гилмияза», «Зөлхизә» һәм башка җырлар), шулай ук башкорт һәм татар композиторларының эстрада җырлары керә[2].

Җыр-моң сөючеләр Нәсимә Тимерованың һәм Азамат Тимеровның башкаруындагы лирик җырларны ихлас яратып тыңлыйлар, аларның үз тамашачылары, көеп-янучылары барлыкка килде.

Җырчы халыкара фольклор фестивальләрендә (Франция, 1996; Греция, Лефкада утравы, 2001); төрки телле халыклар фестивалендә (Төркия, Ялова шәһәре, 2005); Башкортстан көннәрендә (Санкт-Петербург, 2001; Төркия, Истанбул шәһәре, 2006; Мәскәү, 2007), ел саен үтә торган сабантуйларда (Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, өлкәләрендә, Пермь краенда, Татарстанда, Себердә, Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономия округларында) катнаша. Греция, Төркия, Украина, Франция һәм башка илләрдә, шулай Россия калаларында гастрольләрдә була[2].

Репертуары үзгәртү

  • Бик сагындым авылымны /Р. Сафиуллин муз., +сүз.)
  • Бәхет юк димә (Р. Зарипов муз., Н. Ганиев сүз.)
  • Дусларым (М. Аккошова музыкасы һәм сүз.)
  • Җырларым (И. Яхин муз., З. Буракаева сүз.)
  • Килер безнең очрашу (С. Низаметдинов муз., Ә. Таһирова сүз.)
  • Ландышлар (Р. Хабиров муз., Г. Афзалов сүз.)
  • Мандолина (Р. Хәсәнов муз., М. Кәрим сүз.)
  • Нәрсә булды? (Р. Хабиров муз., К Акбашев сүз.)
  • О, сандугач! (Ю. Моратов муз., Ф. Рәхимкулов сүз.)
  • Кавышу җыры (М. Аккошова музыкасы һәм сүз)
  • Тамчы там (Р. Әхияров музыкасы һәм сүз)
  • Таң ата (Б. Байморатов муз., Р. Дәүләткулов сүз.)
  • Таралыгыз, томаннар. (Р. Хәбиров муз., Г. Рәхим сүз.)
  • Уйнасын әле кураем (С. Низаметдинов муз., Л. Сакмар сүз.)
  • Учак (Солтанов Дамир муз., М. Хисамова сүз.)
  • Яратам (Р. Ханнанов музыкасы һәм сүзләре)
  • Әй, изге калам (Шәхсад муз., З. Фәйзуллина сүз.)
  • Кайтыгыз, торналар! (С. Садыйкова муз., И. Ганиева сүз.)
  • Кошлар кайткан чак иде
  • Кыр казлары (Н. Сабитов муз., М. Сөндекле сүз.)
  • Үзбәк җыры
  • Сагындым
  • Әниләр фатихасы (Р. Хәкимов муз., Р. Чурагол сүз.)
  • Өмет белән карыйм ак көнгә[2].

Азамат Тимеров белән җырлаган үзгәртү

  • Күңел шаяртмый (Р. Хәсәнов муз., Ә. Атнабаев сүз.)
  • Ә нигә соң? (К. Каримов муз., И. Йомаголов сүз.)
  • Ләйсән яңгыр (Р. Хәсәнов муз., А.Игебаев сүз.)
  • Ак сирень, күк сирень
  • Без биибез рок-н-ролл
  • Бәхет юраның (З. Усманов муз., Д. Килдина сүз.)
  • Ләйлә һәм Мәҗнүн
  • Мин бәхетле син булганда (З. Хайретдинов муз.)
  • Мәхәббәт турында җыр (Х. Дәүләтов муз., Г. Рәхим сүз.)
  • Пар алмагач (З. Хәйретдинов музыкасы)
  • Сибаема кайтам
  • Туган җирне сагынып (С. Низаметдинов муз., Л. Сакмар сүз.)
  • Фәрештәм син (Имаев Азат муз., Р. Чурагол сүз.)
  • Хәбәр сал җилләргә
  • Эй, җаным (Юлай Үзәнбаев муз., Наил Гаетбаев сүз.)
  • Яралганбыз бер моңнан
  • Кайт, җаным (Ю. Үзәнбаев муз., Н. Гаетбаев сүз.)
  • Курайчы егеткә (И. Дилмөхәммәтов)
  • Һаман яратам (Ф. Хатыйпов муз., Зөлфәт сүз.)
  • Сине сагынган чакта (А. Афин музыкасы һәм сүз)
  • Кул буенда (Ю. Үзәнбаев муз., Э. Гыйззәт сүз.)
  • Сагыш сары димә (А. Каримов муз., У. Кинҗәбулатов сүз.)
  • Син бәйрәмем минем (Р. Әбүбәкеров муз., К. Акбашев сүз.)
  • Югалтасым килми (З. Хәйретдинов муз, Г. Сабиров сүз.)
  • Миләүшәләр (Ф. Идрисов муз., К. Ганиева сүз.)[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Ирәндек моңнары» Төбәкара башкорт җырын башкаручылар конкурсы лауреаты (Сибай шәһәре, 1999);
  • «Урал моңы» халыкара төрки яшьләр музыкаль конкурсы дипломанты (Уфа,, 2000);
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2006)[1];
  • Башкортстан Республикасының мәдәният һәм милли сәясәте министрлыгы Мактау грамотасы (2003);
  • «Бәллүр сандугачы» эстрада җыры телевизион конкурс-фестивале номинанты (Уфа, 2006; «Ел җыры» номинациясе);
  • Башкортстан Республикасының мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты (2014);
  • "«Баек» «Бию-шоу» күрсәтә" бәйрәме номинанты (Уфа, 2016; «Мисс большая харизма» номинациясе) һәм башкалар.
  • «Фолк-Тайм» Республика фольклор сәнгате конкурсы, 3-нче дәрәҗә дипломы («Аваз» башкорт фольклор төркеме, «Йола» номинациясе, 25+ категориясе, 2018).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Баймаҡ еренең күренекле улдары һәм ҡыҙҙары. Библиографик белешмә. Баймаҡ ҡалаһы. 2010 йыл, 74 бит
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Тимирова Насима Муратовна

Чыганаклар үзгәртү

Видеоязмалар үзгәртү