Нязепетровск, Назыпетровск яки Наҗыпетровск (рус. Нязепетровск) — Чиләбе өлкәсендәге кече шәһәр, Нязепетровск районының административ үзәге.

Нязепетровск
Карта
Ил Россия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Район Нязепетровск районы
Координатлар 56°3'тн, 59°36'кнч
Нигезләнгән 1747
Мәркәз биеклеге 100 м
Халык саны 12 452 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 35156
Почта индексы 456970

Халык саны — 12 452 кеше (2010).[1]

География үзгәртү

Нязепетровск Урта Урал көнбатыш битләвенең көньяк өлешендә, Наҗы елгасы (Караидел кушылдыгы) өстендә, Чиләбедән 338 километрга төньяк-көнбатышка таба урнашкан. Нязепетровская тимер юл станциясе.

Исем чыганагы үзгәртү

Шәһәр үз исемен Нязя елгасы һәм заводның нигезләүче Пётр Осокинның исеме буенча ала.

Гидроним "Нязя" төрки телләрдә, шул исәптән башкорт теле диалектларында, "чыршы" дип аңлатыла.

Тарих үзгәртү

Нязепетровск 1747 елда чугун эретү һәм тимер ясау заводы янындагы бистә буларак нигезләнә.

1894 елда завод бистәсендә якынча 10,6 мең кеше яшәгән, 18 лавка (кибет) һәм бер хастаханә булган.

1932 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала, 1944 елданшәһәр.

Халык үзгәртү

1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
~13 000 22 497 18 584 17 736 17 133 13 405 12 452

Милли состав үзгәртү

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 85,7% 85,2%
татарлар 6,7% 7,1%
башкортлар 6,0% 6,2%

Икътисад үзгәртү

  • Нязепетровск краннар төзү заводы (шәһәр оештыручы предприятиесе)
  • агач эшкәртү сәнәгатенең прердприятиеләре.

Мәгариф үзгәртү

5 балалар бакчасы, 4 өстәмә белем алу учреждениесе, 4 мәктәп.

Югары уку йортлары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү