Нурсолтан Назарбаев урамы (Казан)

Нурсолтан Назарбаев урамы (рус. улица Нурсултана Назарбаева) – Казанның Идел буе һәм Вахит районнарында, элекке Постау бистәсендә урнашкан урам. Тихомирнов урамы һәм Универиада проспекты белән кислелешеннән башланып, Петербур/Агрономия, Островский/Качалов, Спартак, Марсел Сәлимҗанов/Павлюхин, Һади Такташ урамнары белән кисешә һәм Вахитов мәйданында тәмамлана. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев (1940 елда туган) исемен йөртә.

Нурсолтан Назарбаев урамы
Карта
Кем/нәрсә
хөрмәтенә аталган
  • Нурсолтан Назарбаев (26 июнь 2015 - )
  • эсперанто (1988 - 26 июнь 2015)
  • Андрей Жданов (1949 - 1988)
  • эсперанто (1927 - 1949)
  • Төбәк Татарстан
    Шәһәр Казан
    Район Казан, Вахитов районы һәм Идел буе районы
    Халык саны, кеше 13,430[1]
    Почта индексы 420049, 420059 һәм 420107
    Кисеп үтә
    Техника урамы һәм Качалов урамы

    Тарих үзгәртү

    Урамның беренче исеме – 3 нче Аркылы Зур урам. 1927 елның 2 ноябрендә эсперанточылар ячәйкәсе үтенече буенча урамга Эсперанто исеме кушылган. 1949-1988 елларда урам совет дәүләт эшлеклесе Андрей Жданов исемен йөрткән, ә 1988-2015 елларда янә Эсперанто урамы дип аталган. Хәзерге исемен 2015 елдан йөртә.

    Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

    • Завод мәктәбе, 1934 ел (48 нче йорт) — архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
    • «Тайказан» скульптур композициясе

    Искәрмәләр үзгәртү

    1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.