Нургали Бариев (1 гыйнвар 1919(1919-01-01), Югары Көек, Чар өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 8 август 1998, Югары Көек, Әтнә районы, Татарстан, Россия) — Социалистик хезмәт каһарманы (1966). 1952-1970 елларда Әтнә районы «Үрнәк» калхузы рәисе. 1963-1967 елларда РСФСР югары шурасы депутаты.

Нургали Бариев
Туган 1 гыйнвар 1919(1919-01-01)
Югары Көек, Чар өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 август 1998(1998-08-08) (79 яшь)
Югары Көек, Әтнә районы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

1919 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасының Арча районы Көек авылында крестьян гаиләсендә туа. Татар. Бариевлар гаиләсе колхозны оештыруда актив катнаша һәм беренче булып аңа керә. 7 сыйныфны һәм 1938 елда Зөя шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Техник-землеустроитель булып эшли.

1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы ветераны[1].

Демобилизациядән соң өенә тыныч тормышка әйләнеп кайта. Туган Арча районында мелиорация бүлегенең өлкән агрономы булып эшли.

1952 елда "Үрнәк" колхозы рәисе итеп сайлана. Яңа рәис колхоз активын берләштерә, биремнәрне даими рәвештә үтәүгә ирешә, җитештерү алдынгыларын бүләкләү системасын кертә. Бариев рәислеге башында хуҗалыкның кереме 50 мең сумга якын булса, ике елдан соң ул Татарстанда беренчеләрдән булып миллионер колхозга әйләнә.

СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы карары белән терлекчелекне үстерүдә, ит, сөт, йомырка, йон һәм башка продукция җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исемен, Ленин ордены һәм «Серп и Молот» алтын медале белән бүләкләнә. Хуҗалык белән 1971 елга кадәр җитәкчелек итә. 1971-1977 елларда авыл советы рәисе булып эшли.

Колхоз, район, республиканың иҗтимагый тормышында да актив катнаша. РСФСР Югары Советы депутаты, колхозчылар Бөтенсоюз җыены делегаты, КПСС РК әгъзасы, район советы депутаты итеп сайлана. Көек авылында яшәгән. 1998 елның 8 августында вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

  • Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы наши земляки. Казань, 2003
  • Исмагилов И. Герои татарского народа. Казань, 2006
  • Хакимов М., Сафаров М. Татары. Воины. Труженики. Патриоты. Москва, 2006

Искәрмәләр үзгәртү