Нонна Мордюкова, рус. Ноябрина Викторовна Мордюкова (1925-2008) — кино һәм театр артисты. ССРБ халык артисты (1974), Сталин премиясе (1949), РСФСР дәүләт премиясе (1973) лауреаты.

Нонна Мордюкова
Туган телдә исем Ноябрина Виктор кызы Мордюкова
Туган 25 ноябрь 1925(1925-11-25)
УССР Донецк өлкәсе Константиновка авылы
Үлгән 6 июль 2008(2008-07-06) (82 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе шикәр авыруы
Күмү урыны Кунцево зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре актриса
Җефет Вячеслав Васильевич Тихонов[d] һәм Владимир Борисович Сошальский[d]
Балалар улы Владимир Тихонов (1950-1990), артист
Ата-ана
  • Виктор Константин улы Мордюков (әти)
  • Ирина Петр кызы Зайковская (әни)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» орденыХалыклар дуслыгы орденыСталин премиясе3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә Ватан алдында казанышлары өчен ордены
4 дәрәҗә Ватан алдында казанышлары өчен ордены
Сайт http://www.mordukova.ru/

 Нонна Мордюкова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Нонна Мордюкова

1925 елның 25 ноябрендә Украина ССР Артем округы (хәзерге Донецк өлкәсе) Константиновка авылында туган. Әнисе — күмәк хуҗалык рәисе, әтисе — хәрби[1]. Сугыш вакытында алманнар басып алган җирлектә яшәргә туры килә.

Сугыш тәмамлангач, 1945 елда Мәскәүгә килә һәм ВГИКны (Борис Бибиков курсы) тәмамлый (1950).

1950-1991 елларда Мәскәү дәүләт киноактер театрында иҗат итә.

Фильмография үзгәртү

  1. 1948 — Яшь гвардия (Молодая гвардия) — Ульяна Громова, Советлар Берлеге Каһарманы
  2. 1952 — Василий Бортниковның кайтуы (Возвращение Василия Бортникова) — Настя Огородникова
  3. 1953 — Балан әрәмәсе (Калиновая роща) — Надежда Романюк
  4. 1955 — Ят туган-тумача (Чужая родня) — Стеша Ряшкина
  5. 1955 — Канатлардагы йолдызлар (Звёзды на крыльях) — балыкчы
  6. 1957 — Екатерина Воронина — Дуся Ошуркова
  7. 1958 — Иреклеләр (Добровольцы) — метро төзүче
  8. 1959 — Чеховның өч хикәясе (Три рассказа Чехова) — Аляхин хатыны
  9. 1959 — Барысы да юлдан башлана (Всё начинается с дороги) — Даша Бокова
  10. 1959 — Әти йорты (Отчий дом) — Степанида
  11. 1959 — Болытлы иртә (Хмурое утро) — Матрёна Красильникова
  12. 1960 — Гади вакыйга (Простая история) — Саша Потапова
  13. 1962 — Павлуха — Наталья
  14. 1963 — Обком секретаре (Секретарь обкома) — Наталья Фадеевна
  15. 1964 — Бальзаминовның өйләнүе (Женитьба Бальзаминова) — Домна Евстигнеевна Белотелова
  16. 1964 — Рәис (Председатель) — Доня Трубникова
  17. 1965 — Утыз өч (Тридцать три) — Галина Петровна Пристяжнюк
  18. 19651967 — Сугыш һәм солых (Война и мир) — Анисья Фёдоровна
  19. 1966 — Абзыйның йокысы (Дядюшкин сон) — Софья Петровна Фарпухина
  20. 1967 — Комиссар — Клавдия Вавилова
  21. 1968 — Бриллиант кул (Бриллиантовая рука) — Варвара Сергеевна Плющ
  22. 1968 — Торнакай (Журавушка) — Глафира Дементьевна Огрехова
  23. 1969 — Ян, йолдызым, ян (Гори, гори, моя звезда) — мадам
  24. 1970 — Беринг һәм аның дуслары турында баллада (Баллада о Беринге и его друзьях) — император Анна Иоанновна
  25. 1970 — Полынин белән булган очрак (Случай с Полыниным) — Дуся Кузьмичёва
  26. 1971 — Яшьләр (Молодые) — Дарья Васильевна
  27. 1971 — Рус кыры (Русское поле) — Федосья Леонтьевна Угрюмова
  28. 1972 — Иртәгә соң булачак (Завтра будет поздно) — Кузюрка
  29. 1973 — Кирегә юл юк (Возврата нет) — Антонина Каширина
  30. 1973 — Ике көнлек шом (Два дня тревоги) — Мавра Григорьевна
  31. 1974 — Лев Гурыч Синичкин — Раиса Минична Сурмилова
  32. 1975 — Алар Ватан өчен көрәште (Они сражались за Родину) — Наталья Степановна
  33. 1975 — Ивановлар гаиләсе (Семья Ивановых) — Мария Петровна Иванова
  34. 1977 — Петербургтан яшерен кеше (Инкогнито из Петербурга) — Анна Андреевна
  35. 1978 — Баткаклык (Трясина) — Матрёна Быстрова
  36. 1979 — Намус һәм дөреслек белән (Верой и правдой) — Паня түти
  37. 1981 — Туган-тумача (Родня) — Мария Васильевна Коновалова
  38. 1982 — Икәү өчен вокзал (Вокзал для двоих)— «Миша дәдәй»
  39. 1982 — Рояль белән домино өчен этюд (Этюд для домино с роялем) — домино уйнаучы
  40. 1986 — Эш хакыннан эш хакына кадәр (От зарплаты до зарплаты) — Ольга Ивановна Плисова
  41. 1987 — Кызыкаем (Доченька) — Зинаида Яковлевна, вахтёр
  42. 1987 — Туй өчен әҗәткә алу (Ссуда на брак) — Татьяна Ивановна
  43. 1988 — Тыелган зона (Запретная зона) — Надежда Авдотьина
  44. 1991 — Йөгерүче мишень (Бегущая мишень) — Зина әбекәй
  45. 1992 — Луна-парк — Алёнаның тутасы
  46. 1995 — Ширли-мырли — ЗАГС хезмәткәре
  47. 1999 — Әни (Мама) — Полина әни

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • 2008 Ейск шәһәрендә халыктан җыелган акчага бронзадан һәйкәл куела.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1944 елда аерылышалар