Новелла (итал. novella — «яңалык») — әдәбиятта эпик жанр, хикәянең «яңалылык», үткен-парадокслы сюжеты белән аерылып торган бер төре.

«Декамерон» хикәячеләре. XIV гасыр миниатюрасы.

Тарих үзгәртү

Әдәбиятта жанр буларак, новелла Яңарыш чорында(ингл.) (Яңа Дәвер) Италия әдәбиятында барлыкка килгән. Итальян шагыйре һәм язучысы Джованни Боккаччо(ингл.) үзенең кумирлары — Данте Алигьери һәм Франческо Петрарка белән беррәттән Европа мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясый. Аның төп әсәре — «Декамерон» (1350—1353, 1470 елда басылып чыккан) — новеллалар китабы, гуманистик идеяләр, хөр фикерлелек рухы һәм антиклерикализм, аскет әхлакны кабул итмәү, күңелле юмор белән сугарылган. Китаптагы новеллаларның күпчелеге мәхәббәт темасына багышланган.

XIX гасырда Көнбатыш Европа илләрендә (Англия, Франция, Испания әдәбиятларында) жанр буларак, новелла яңадан туа. Испания әдәбиятында Мигель де Сервантес новелла жанрына иҗатында зур урын биргән.

Европа әдәбиятларында Романтизм(рус.) үсеш алган елларда (XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башы) Проспер Мериме, Эдгар По, Ги де Мопассан, О. Генри һ. б. язучылар иҗатында новелла жанры «чәчәк ату» чорын кичерә.

Рус әдәбияты үзгәртү

Рус әдәбиятында новелла жанры Антон Чехов, Леонид Андреев, Иван Бунин, Владимир Набоков, Исаак Бабель(рус.), Михаил Зощенко, Юрий Нагибин, Андрей Битов(рус.) һ. б. язучылар иҗаты белән бәйле.

Татар әдәбияты үзгәртү

 
Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәре 180 нән артык чагыштырмача мөстәкыйль хикәятләрдән гыйбарәт.

Татар әдәбиятында (киңрәк алганда Шәрык әдәбиятында) новелла сюжетның парадоксальлеге һәм тасвирлау үзенчәлеге белән тартмалы композициягә корылган кыйсса һәм хикәяткә якын тора: Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки», Мәхмүд Болгариның «Нәхҗел-фәрадис» әсәрләре һ. б.

XX гасыр башы татар әдәбиятында новелла жанрына Шәриф Камал еш мөрәҗәгать иткән. Новеллага мисал итеп, аның «Уяну», «Буранда», «Сулган гөл» исемле психологик һәм «Депутат», «Сәмруг кош», «Холера вакытында» исемле сатирик әсәрләрен китерергә мөмкин.

XX гасырның I яртысында татар язучыларыннан Шакир Мөхәммәдов, Фатих Әмирхан, Газиз Гобәйдуллин һ. б. новелла жанрында язган. Мисалга Шәриф Мөхәммәдовның «Судта», «Аз гына хата булган», Фатих Әмирханның «Сәмигулла абзый», «Хәзрәт үгетләргә килде», Газиз Гобәйдуллинның «Исерек», «Вәсвәсә», «Шомлы», «Хәзрәт икегә бүлә» әсәрләрен алырга була.

XX гасыр азагы татар әдәбиятында новелла жанры киң таралыш алмаган. Новелланың аерым чалымнарын Фатих Хөсни, Рафаил Төхфәтуллин, Габделхәй Сабитов, Миргазиян Юныс, Фаил Шәфигуллин, Госман Гомәр, Рифә Харрасова (Рифә Рахман) хикәяләрендә очратырга мөмкин.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү