Ниязбай Сәлимов (Ниязбай Булатбай улы Сәлимов, баш. Ниязбай Булатбай улы Сәлимов) — журналист, филология фәннәре кандидаты, БР атказанган мәдәният хезмәткәре. Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты (1992). РФ һәм БР язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы. «Башҡортостан» газетасы баш мөхәррире (2011-2015). БР милли архивының директор урынбасары (2015 елдан).

Ниязбай Сәлимов
Ниязбай Сәлимов
Туган телдә исем Ниязбай Булатбай улы Сәлимов
Туган 27 ноябрь 1958(1958-11-27) (65 яшь)
БАССР Гафури районы
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре журналист, мөхәррир
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 27 ноябрендә БАССР Гафури районы Яугилде авылында туган. «Рус теле һәм әдәбияты, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын (1981) тәмамлаган. Филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1981-1984 Гафури районы Йөзимән, Яугилде мәктәпләрендә мәктәп укытучысы, директоры.
  • 1984-1989 «Йолдыз» («Звезда») газетасы (Гафури районы) мөхәррир урынбасары.
  • 1989-1990 «Ленинсы»-«Ленинец» газеталары мөхәррире урынбасары.
  • 1990 «Йолдыз» («Звезда») газетасы (Гафури районы) газетасы мөхәррире.
  • 1991-1994 «Табын» (Гафури районы) газетасы мөхәррире.
  • 1994-1997 «Йәшлек» газетасы (Уфа) баш мөхәррире.
  • 1997-1999 БР президенты хакимияте мәгълүмат-анализ идарәсе мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге баш белгече.
  • 1999-2000 БР президенты берләштерелгән матбугат хезмәте баш белгече.
  • 2000-2001 БР дәүләт сәркатибе ярдәмчесе.
  • 2001-2011 БР президенты хакимиятенең халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү һ. б. бүлекләре мөдире.
  • 2011-2015 «Башҡортостан» газетасы баш мөхәррире.
  • 2015 елдан Башкортстан Республикасы Милли архивының директор урынбасары[1].

Хезмәтләре үзгәртү

Бер монография, ике брошюра, балалар өчен дүрт китап авторы, фәнни җыентыкларда басылган дистәләгән хезмәте бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү