Нина Карловна Бари (1901-1961) - тригонометрик рәт өлкәсендәге хезмәтләре белән танылган совет математигы . Физика һәм математика фәннәре докторы (1935), Мәскәү дәүләт университеты профессоры.

Нина Бари
Туган телдә исем рус. Нина Карловна Бари
Туган 19 ноябрь 1901(1901-11-19)[1][2]
Мәскәү, Россия империясе[3]
Үлгән 15 июль 1961(1961-07-15)[3][1][2] (59 яшь)
Мәскәү, СССР[3]
Үлем сәбәбе транспорт чарасына тапталу[d]
Күмү урыны Введен зираты[d][4]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре математик, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Җефет Виктор Немыцкий[1]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: математик анализ, математик тәхлил[d] һәм математика[5]
Эш урыны: Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Фәнни җитәкче: Николай Николаевич Лузин[d][6]
Мәшһүр шәкертләр: П. Л. Ульянов
В. Я. Козлов

Ире - танылган математик В. В. Немыцкий ...

Биографиясе үзгәртү

1901 елда Мәскәүдә танылган Мәскәү балалар табибы, медицина докторы К. А. Бари гаиләсендә туган. Урта мәктәптә укыганда үк математика белән мавыга.

1918 елда ул Мәскәү дәүләт университетының физика һәм математика факультетына укырга керә - Мәскәү университетының бу факультетына кергән беренче хатын-кызларның берсе [7]. Анда ул безнең илнең иң зур галимнәре - Д. Ф. Егоров, Н. Э. Жуковский, Н. Н. Лузин, С. А. Чаплыгин белән аралашу мөмкинлеген ала. Н. К. Бариның математик талантын профессор Н. Н. Лузин күреп кала, һәм тиздән ул Н. Лузинның күренекле студентларының берсе һәм семинарында актив катнашучы - «Лузитания» әгъзасы булып китә.

Бари күплекләр теориясе буенча беренче нәтиҗәләрен университетның өченче курсында укыганда ук ала. 1925 елда ул Мәскәү университетының аспирантурасын тәмамлый, һәм киләсе елның гыйнварында «О единственности тригонометрических разложений» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1927 елдан ул Франция һәм Поляк математика җәмгыятьләре әгъзасы. 1927 елда Парижда ул Адамар семинарында актив катнаша.

Бари 20 яшендә (1921) Мәскәү университетының механика һәм математика факультетында укыта башлый. 1932 елда ул Мәскәү дәүләт университеты профессоры була. 1935 елда физика һәм математика фәннәре докторы дәрәҗәсенә лаек була, ул чакта инде Бари, тригонометрик рәтләр һәм күплекләр теориясендә фундаменталь нәтиҗәләргә ия булган, танылган галим иде.

Бари Болондагы (1928) һәм Эдинбургтагы (1958) халыкара математик конгрессларда совет математиклар мәктәбен гәүдәләндерә.

Академик Н. Н.Лузин бәлагә юлыккач, аңа хәтта аның укучылары да каршы чыгыш ясаганда — Бари, укытучысына тугры калып, Лузингә каршы компанияне хупламай. Аның вафатыннан соң, хезмәтләре басылыуга әзерләнгәндә, Бари бу эштә актив катнаша һәм бик зур редакцион эш башкара[8] .

1961 елның 15 июлендә Бари фаҗигале рәвештә һәлак була (җәен дачада ул электричка астына эләгә[8] ) [9]. Введенское зиратында (уч. 8) Мәскәүдә [10] әтисе белән бергә җирләнгән.

Басмалары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
  2. 2,0 2,1 FemBio database
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Бари Нина Карловна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1970.
  4. 4,0 4,1 Find A Grave — 1996.
  5. Czech National Authority Database
  6. Ogilvie M. B. The Biographical Dictionary of Women in Science: Pioneering Lives From Ancient Times to the Mid-20th CenturyRoutledge, 2003. — 798 p. — ISBN 978-1-135-96342-2
  7. О людях Московского университета, 2019: «Аттестат частной женской гимназии не давал права поступления в университет. Бари пришлось вторично сдавать выпускные экзамены на аттестат зрелости в государственной мужской гимназии №10, с чем она легко справилась»
  8. 8,0 8,1 О людях Московского университета, 2019
  9. VIVOS VOCO: В. С. Виденский, «Бэра бери, Бари» (К 100-летию Н. К. Бари)
  10. Могила Н. К. Барри, archived from the original on 2013-11-13, retrieved 2020-08-28 

Әдәбият үзгәртү

  • Садовничий В. А. Нина Карловна Бари (1901—1961) // О людях Московского университета. — 3-е изд., дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2019. — С. 159—166. — 356 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-19-011397-6.

Сылтамалар үзгәртү