Никон (Васюков)

Башкортстан митрополиты

Митрополит Никон, тугач бирелгән исеме Николай Николай улы Васюков (рус. Никола́й Никола́евич Васюко́в; 1950 елның 1 октябре, СССР, РСФСР, Тамбов өлкәсе, Сампур районы, Марьевка) — Рус православие чиркәве эшлеклесе (епископ), Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты, Башкортстан митрополиясе башлыгы. Уфа районының мактаулы гражданы (2022).

Митрополит Никон
[[Файл:|180pxpx|Митрополит Никон]]
митрополит Никон — 2017 елның 15 июлендә БР Милли музеенда тарихчы Петр Ищериковка багышланган күргәзмә ачылышында
32 нче Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты
(2012 елның 8 гыйнварына кадәр — архиепископ;
2001 елның 23 февраленә кадәр — епископ)
1990 елның 26 августы
Чиркәү: Рус православие чиркәве
Элгәре: Анатолий (Кузнецов)
Бөре епархиясенең в. и.
2018 елның 9 июле — 2018 елның 2 декабре
Чиркәү: Рус православие чиркәве
Элгәре: Илия (Казанцев)
Варис: Спиридон (Морозов)
Салават епархиясенең в. и.
2011 елның 27 декабре — 2012 елның 16 марты
Чиркәү: Рус православие чиркәве
Элгәре: епархия оештырылган
Варис: Николай (Субботин)
 
Туганда исем: Николай Николай улы Васюков
Туганда исем
оригиналда:
Николай Николаевич Васюков
Туу: 1 октябрь 1950(1950-10-01) (73 яшь)
СССР, РСФСР, Тамбов өлкәсе, Сампур районы, Марьевка
Рухани дәрәҗәсен алу: епископ
Монах булу: 16.03.1984
Епископлык хиротониясе: 26.08.1990
 
Бүләкләр:

Почёт ордены (РФ)
Дуслык ордены (РФ)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 1 октябрендә Тамбов өлкәсе Сампур районы Марьевка авылында туган. 1963 елда гаиләсе белән Красноярскига күченгән. Анда Троица храмына йөри башлаган, клироста һәм дини йолалар үтәүдә катнашкан.

Красноярскида урта мәктәп (1968), медицина институтын(рус.) (1974) тәмамлаган. Красноярск шәһәре поликлиникасында участок табибы—терапевт булып эшли башлаган. Ике ел хәрби хезмәттә полкның өлкән табибы булып хезмәт иткән.

1977—1983 елларда Ленинград өлкәсендә поликлиника мөдире булып эшләгән.

1983 елның 26 июнендә Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә диакон, шул ук елның 21 сентябрендә пресвитер дәрәҗәләрен алган. Сембернең Аллаһ Анасының «Неопалимая Купина» иконасы хөрмәтенә чиркәвендә хезмәт иткән.

1984 елның 16 мартында Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә изге игумен Никон Радонежский(рус.) хөрмәтенә Никон исеме алып, монахлык кабул иткән.

1985 елның 16 сентябрендә Сембернең Аллаһ Анасының «Неопалимая Купина» иконасы хөрмәтенә чиркәвенә настоятель һәм Сембер өлкәсенең благочинные итеп билгеләнгән.

1989 елның 1 октябреннән — Сембер епархия идарәсенең секретаре.

1987 елда Ленинград руханилар семинариясен(рус.), 1990 елда Ленинград руханилар академиясен тәмамлаган.

Әрхәрәйлек үзгәртү

1990 елның 26 июнендә Изге Синод карары белән Уфа һәм Стәрлетамак епискобы итеп билгеләнгән.

2001 елның 23 февралендә архиепископ дәрәҗәсе бирелгән.

Уфа епархиясен Никон җитәкләгән 15 ел эчендә православие дине приходларының саны 7 мәртәбәгә арткан: 1990 елдагы 30 урынына 200гә җиткән.

2011 елның 27 декабрендә Изге Синод карары белән Башкортстан митрополиясе башлыгы һәм Салават епрхиясенең вакытлы идарәчесе итеп билгеләнә[1], 2012 елның 8 гыйнварында патриарх Кирилл тарафыннан митрополит дәрәҗәсенә күтәрелгән[2].

2017 һәм 2018 елларда кыска вакыт аралыгында Бөре епархиясенең вакытлы идарәчесе булып торган[3][4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Дөньяви:

  • 2011 — Почет ордены (РФ)
  • 2000 — Дуслык ордены (РФ)
  • 2022 ― Уфа районының мактаулы гражданы[5]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү