Николай Чернышевский

Николай Чернышевский, Николай Гаврила улы Чернышевский, рус. Чернышевский Николай Гаврилович (1828 елның 12 (24) июле, Сарытау1889 елның 17 (29) октябре, Сарытау) — рус язучысы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, инкыйлабчы-демократ, утопияле социализм тарафдары.

Николай Чернышевский

Н.Г. Чернышевский (1828–1889)
Тугач бирелгән исеме: Николай Гаврилович Чернышевский
Псевдонимнар: Андреев, Дензиль Эллиот
Туу датасы: 24 июль 1828(1828-07-24)
Туу урыны: Россия империясе, Сарытау
Үлем датасы: 29 октябрь 1889(1889-10-29) (61 яшь)
Үлем урыны: Сарытау
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Иҗат итү еллары: 1849–1889
Юнәлеш: реализм
Жанр: тәнкыйть мәкаләсе, роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: рус теле
Имза: Култамга

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Н.Г. Чернышевский. В.Я. Лауфферт фотосурәте. 1859

1828 елның 12 (24) июлендә Сарытау шәһәренең Сергий чиркәве рухание Гаврила Иван улы Чернышевский гаиләсендә туган. Әнисе — Евгения Егор кызы Голубева. Фамилиясе әтисенең туган авылы — Пенза губернасы Чернышово авылы атамасыннан килә.

18361842 елларда Сарытау руханилар укуханәсендә укый (читтән торып, рәсми рәвештә ата-анасы йортына, әтисе кул астында уку өчен җибәрелә). 18421845 елларда Сарытау руханилар семинариясенең 6 еллык уку программасын 3½ елда төгәлли. Укуханә программасындагы славян, грек, латин телләреннән тыш, француз, алман, гарәп, фарсы, Сарытау семинариясенең татар теле кафедрасында Г.С. Саблуков кул астында татар телләрен үзләштерә. 1845 елда Сарытау губернасының татар чыгышлы топография атамаларының тулы исемлеген булдыра.

Фән белән тирән кызыксынуы сәбәпле һәм 1848 елда фән белән ныграк шөгыльләнү өчен рухани дәрәҗәсеннән чыккан Г.С. Саблуков тәэсире нәтиҗәсендә, руханилар академиясенә керү уеннан кире кайта. 1848 елда Изге синод Чернышевскийның әтисен ялган гаеп белән рухани дәрәҗәсеннән чыгара, шуңа күрә әти-әнисе улларының университетка китү теләгенә каршы төшми. Гаиләсенең матди яктан авыр хәлдә булуын истә тотып, Чернышевскийга лекцияләр тыңлаган өчен еллык түләүдән (40 сум көмеш белән) азат итүче таныклык бирелә.

Санкт-Петербург университетында үзгәртү

1846 елның августыннан 1850 елның сентябренә кадәр Санкт-Петербург университетында укый. Профессорлар И.И. Срезневский һәм А.В. Никитенко кул астында филологик белем туплый, Ипатий елъязмасының сүзлеген фәнни яктан тикшерә, Д.И. Фонвизинның «Бригадир» әсәре буенча кандидатлык иншасы яза.

Н.Г. Чернышевский университет студенты А.В. Ханыков аркылы петрашевчылар хәрәкәте белән якыная, француз утопияче-социалистлары хезмәтләре белән таныша. Л. Фейербахның «Христианлыкның асылы» китабын укыгач, дингә карашын үзгәртә: 1848 елның ноябрендә диннән бөтенләй читләшә.

Н.Г. Чернышевскийның дөньяга карашы В. Белинский, А. Герцен әсәрләрен тирәнтен өйрәнүче И.И. Введенский түгәрәгендә формалаша. «Менә минем Россия турында уем: тиздән булачак инкыйлабны көтү, — дип 1850 елның 20 гыйнварында көндәлегенә язып куя. — 1830 елда давыл Көнбатыш Алманиядә генә дулады. 1848 елда Вена һәм Берлинны эләктерде. Киләсе давыл, шаять, Петербург һәм Мәскәүне эләктерер».

Университетта уку чорында иҗат белән шөгыльләнә башлый. 18491850 елларда хатын-кыз эмансипациясе темасына язылган «Тәрбия турында уйланулар (Жозефина тарихы)», «Аңлау», «Теория һәм практика» повестьлары языла.

1850 елның сентябрендә университет дипломы ала. 1851 елның гыйнварында Сарытау гимназиясенә рус теле өлкән укытучысы итеп билгеләнә.

Сарытау гимназиясендә үзгәртү

1851 елның 12 мартында Петербургтан Сарытауга юнәлә. Гимназиядә рус теле дәресләрен 1851 елның апреленнән 1853 елның маена кадәр алып бара. 1853 елның 29 апрелендә Сарытау табибы кызы Ольга Сократ кызы Лебедевага өйләнә. Уллары — Александр, Михаил туа.

Петербургта диссертация яклау үзгәртү

1853 елның маеннан 1864 елның маена кадәр Петербургта яши. 18531855 елларда 2нче кадет корпусында рус теле һәм шигърият теориясеннән укыта. «Отечественные записки», «Мода» журналларында, «Санкт-Петербургские ведомости» газетасында мәкаләләр бастыра.

«Сәнгатьнең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәте» (рус. Эстетическое отношение искусства к действительности) темасына трактат язып, 1855 елның маенда рус теле магистры дәрәҗәсенә диссертация яклый. Халык мәгарифе министры А.И. Носов документларны рәсмиләштерүне 3½ елга кичектерү сәбәпле, Н.Г. Чернышевскийга университетта фән белән шөгыльләнүгә юл ябыла, ул иҗатын журналистикага багышлый.

Әдәби тәнкыйтьче үзгәртү

«Отечественные записки» һәм «Современник» журналларында әдәби тәнкыйтьче буларак катнашып, 18541855 елларда 100 дән артык мәкалә, рецензия, библиографик күзәтү бастыра. «Отечественные записки» мөхәррире А.А. Краевский Н.Г. Чернышевскийның кайбер хезмәтләрен бастырмагач, 1855 елның языннан Н.А. Некрасовның «Современник» журналында гына эшли башлый. А.С. Пушкин, Н.В. Гоголь, Н.П. Огарев, А.Н. Островский, А.Ф. Писемский, М.Е. Салтыков-Щедрин, Л.Н. Толстой, И.С. Тургенев, Н.В. Успенский, П. Беранже, И. Гете, У. Годвин, Гомер, В. Гюго, Ч. Диккенс, Ж. Санд, Г. Лессинг, Ж.-Ж. Руссо, В. Скотт, У. Теккерей, У. Шекспир, Ф. Шиллер һ.б. иҗатлары буенча әдәби-тәнкыйть мәкаләләре бастыра, «Отечественные записки» журналы тәнкыйтьчесе А.В. Дружинин белән даими полемика алып бара. 1857 елда журналда әдәби тәнкыйть бүлеген Н.А. Добролюбовка тапшырып, үзе Аурупа илләрендәге сәяси тормышны, рус җәмгыяте хәлен яктыртуга алына.

Кулга алыну үзгәртү

1861 елда «Җир һәм ирек» (рус. Земля и воля) яшерен җәмгыяте белән берлектә, Александр II хөкүмәте үткәргән реформаларны тәнкыйтьләп чыга, «Баяр крәстияннәренә аларга яхшылык теләүчеләрдән сәлам» прокламациясен яза. 1862 елның 7 июлендә кулга алына һәм Алексей равелинына ябыла.
Петропавел кирмәнендә ябылуда вакытта «Нәрсә эшләргә», «Повесть эчендә повестьлар» романнары, «Алферьев» повесте, «Вак хикәяләр» языла. «Нәрсә эшләргә» романын цензура үткәрә, 1863 елда «Современник»та басылып бара. 1864 елның 7 апрелендә Дәүләт шурасы Н.Г. Чернышевскийны 7 елга каторга эшләренә һәм мәңгелек сөргенгә хөкем итә. 1864 елның 19 маенда гражданлык үлем җәзасы үткәрелә. Үлем карары укылгач, Н.Г. Чернышевскийның кулларын зынҗырлап, чирек сәгать бастырып торалар. Тезләндереп, баш өстендә шпага сындыралар. Бу аның гражданлык хокукларыннан һәм мөлкәтеннән мәхрүм итүне аңлата.

Себер үзгәртү

Патша хөкүмәте Н.Г. Чернышевскийны сөргендә 7 ел урынына 12 ел тота (1872 елның гыйнварыннан 1883 елның августына кадәр).

1864 елның маенда О.С. Чернышевская күрешүгә рөхсәт алып, Кадайга килеп китә.

Н. Чернышевскийның дуслары һәм шәкертләре 8 мәртәбә аны азат итәргә талпынып карый, ләкин уңышлы булмый. Гаебен гафу итүне сорап, үтенеч язарга тәкъдим итүләрне кире кага.

1867 елда Женевада «Нәрсә эшләргә» романы басыла.

Сөргендә «Пролог» романын, берничә повесть, драма әсәрләре, хикәяләр яза. «Пролог» романы 1877 елда Лондонда нәшер ителгән.

Әстерхан үзгәртү

Себердә 21 ел гомерен үткәрә.

Александр III Әстерханга кайтып урнашырга рөхсәт итә. 1883 елның октябреннән 1889 елның июненә кадәр Әстерханда яши, иҗат белән шөгыльләнә, ләкин полиция департаменты үз фамилиясе белән әсәрләрен бастырырга рөхсәт итмәгәч, «Андреев» псевдонимын куллана.

Себернең климатын Әстерханга кискен үзгәртү сәламәтлегенә зыян китерә. Бизгәк белән авырый.

Сарытау үзгәртү

1889 елның 27 июненнән 4 ай Сарытауда яши. 17 (29) октябрьдә баш миенә кан йөгереп вафат була. Сарытауның Воскресенское зиратына җирләнә. 1901 елда халыктан җыелган акчага каберенә беренче һәйкәл куела.

Хәтер үзгәртү

 
ССРБ почта маркасы,
1939

Әдәбият үзгәртү

  1. Жизнь и творчество Н.Г. Чернышевского. М.: Детская литература, 1988. ISBN 5-08-001369-9

Сылтамалар үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү