Николай Фешин, Николай Иван улы Фешин, рус. Фешин Николай Иванович ингл. Nicolai Fechin (1881 елның 26 ноябре (8 декабре), Казан1955 елның 5 октябре, АКШ, Калифорния штаты, Санта-Моника (Лос-Анджелес)) — рәссам, график, Петербург сынлы сәнгать академиясе академигы (1916). Казан сынлы сәнгать мәктәбендә 1895-1900 елларда укыган, 1908-1923 елларда укыткан. 1923-1955 елларда Америкада яшәп иҗат итә.

Николай Фешин
Туган телдә исем Николай Иван улы Фешин
Туган 26 ноябрь (8 декабрь) 1881[1]
Казан
Үлгән 5 октябрь 1955(1955-10-05)[1][2][3] (73 яшь)
АКШ, Калифорния штаты, Лос-Анджелес
Күмү урыны Арча зираты
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
АКШ АКШ
Әлма-матер Император сынлы сәнгать академиясе[d], Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Югары сынлы сәнгать академиясе[d]
Һөнәре рәссам
Балалар Ия Николаевна Фешина[d]
Бүләк һәм премияләре
Орден Святого Станислава III степени
Орден Святого Станислава III степени

 Николай Фешин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1881 елның 26 ноябрендә (8 декабрендә) Казанда туган. Әтисе, Иван Александр улы, алтын йөгертү — агач иконостас остаханәсе хуҗасы була, әнисе — Прасковья Виктор кызы. 6 яшеннән әтисенең остаханәсендә киот һәм иконостаслар өчен орнаментлар уйлап чыгара башлый. 9 яшендә әтисенең әртиле белән авыллар буенча заказлар үтәп йөри. 13 яшендә үзе акча эшли башлый. Казанда башлангыч укуханәне (1895), Казан сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлеген (1901) тәмамлаган. 1901 елның сентябреннән Петербургта Сәнгать академиясе каршындагы югары сәнгать училищесындә (Илья Репин остаханәсе) укый.

Иҗаты үзгәртү

Уку вакытында ясаган картиналары өчен күп мәртәбә призлар ала. Беренче уңышы (1908) — академик күргәзмәгә тәкъдим иткән «Чирмеш туе» картинасы өчен А. Куинджи исемендәге I премия бирелә. Мюнхенда халыкара күргәзмәдә Кече алтын медальгә лаек булган «Билгесез кыз портреты» (рус. Портрет неизвестной) картинасын Петербург Сәнгать академиясе музей өчен сатып ала. 1909 елда «Кәбестә турау» (рус. Капустница) картинасын (диплом эше) тәмамлый. Картинада кыш өчен кәбестә тураучы гаиләнең шатлыклы бәйрәм мохитен чагылдыра. Әлеге хезмәте өчен Н. Фешинга Сәнгать академиясе тарафыннан рәссам исеме бирелә һәм чит илгә командировка белән бүләкләнә.
1905-1907 елларда Петербургның «Леший», «Скоморох», «Вольница» сатирик журналларында хезмәттәшлек итә.

Казан сәнгать мәктәбе үзгәртү

 
Н. Фешин. Н. М. Сапожникова портреты (1915). Этюд. Казан
 
Н. Фешин. Варя Адоратская портреты (1914). ТР сынлы сәнгать музее, Казан

1909 елда Казан сәнгать мәктәбе укытучысы итеп билгеләнүе сәбәпле, ул елны чит илгә чыга алмый. 1910 елның җәендә генә Берлин, Мюнхен, Верона, Милан, Падуя, Флоренция, Рум, Неаполь, Париж, Венага бара ала.
1911 елда Американың Карнеги институтында «Яшь киленне алып китү» (рус. Увоз молодушки) картинасын күрсәтә. Әлеге картина яңа темасы һәм үзгә ясау техникасы белән американнарны шаккаттыра.
1911 елда Лаеш өязе Надеждино авылында «Су белән коендыру» (рус. Обливание) картинасын яза башлый. Җәйнең эссе көнендә кое яныннан узучы кешеләрне су белән коендырып, яңгыр яудырырга өметләнгән авыл кешеләренең самими гадәтен сурәтли.
«Варя Адоратская портреты» картинасы — Н. Фешинның билгеле хезмәте.
Казан сәнгать мәктәбенең остаханәләре җитәкчесе буларак, педагогик хезмәткә дә күп вакыт бүлә. Казан сәнгать мәктәбе үткәргән, шулай ук берничә чит ил күргәзмәләрендә катнаша.
1916 елның 24 ноябрендә Н. Дубовский, В. Беклемишев, В. Маковский тәкъдиме белән сынлы сәнгать академигы исеменә лаек була.
Октябрь инкыйлабыннан соң, туган илендә рәссам буларак үсәргә шартлар күрми.
1920 елда Казанда узган Беренче дәүләт күргәзмәсендә «Мал сую урыны» (рус. Бойня) картинасын күрсәтә.
1923 елда гаиләсе белән Америкага күчеп китә.

Америкада үзгәртү

Америкага килгәч, хезмәте югары бәяләнә торган һөнәри рәссам буларак билгеле була. Төрле жанрларда иҗат итә. Беренче шәхси күргәзмәләре вакытында ук картиналары шәхси коллекционерлар тарафыннан сатып алынып бетә.
Таоста, борынгы рус бизәү элементлары кертеп, Н. Фешин үзе төзегән йорты, архитектура һәйкәле сыйфатында, 1979 елда АКШның тарихи урыннары милли регистрына кертелә.

1923 елдан соң Н. Фешинның исеме ССРБда телгә алынмый башлый, Зур Совет Энциклопедиясе, сәнгать энциклопедияләренә кертелми. Берничә картинасы («Варя Адоратская портреты», «Су белән коендыру», «Мал сую урыны», «Әти портреты» һ.б.) ТР сынлы сәнгать музеенда сакланып калган.

1955 елның 5 октябрендә АКШта (Калифорния штаты, Санта-Моника (хәзер Лос-Анджелес эчендә)) вафат була. Васыяте буенча, 1976 елда җәсәде кызы Ия Фешина-Бренхам (19142003) тырышлыгы белән Казанга кайтарылып, Арча зиратына керү юлына якын урында, рәссам Кондрат Максимов кабере янәшәсенә җирләнә.

Иҗат эшләре ТР сынлы сәнгать музеенда (илдә Фешин әсәрләренең иң зур коллекциясе), Третьяков галереясендә, Рус музеенда, Чабаксар, Киров һ.б. музейларда саклана.

Хәтер үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

2.instagram.com/nicolaifechin

Әдәбият үзгәртү

  1. Бикбулатов Р. Казань. Знаменитые люди. Книга первая. К.: «Заман», 2003. ISBN 5-89052-016-4

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү