Николай Подгорный

Николай Виктор улы Подгорный (рус. Николай Викторович Подгорный, укр. Микола Вікторович Підгорний, 5 (18) февраль 1903(19030218), Карловка, Константиноград өязе, Полтава губернасы, Россия империясе11 гыйнвар 1983, Мәскәү, ССРБ) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе.

Николай Подгорный
Туган телдә исем укр. Микола Підгорний
Туган 18 февраль 1903(1903-02-18)
Карливка[d], Константиноград өязе[d], Палтау губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 11 гыйнвар 1983(1983-01-11) (79 яшь)
Мәскәү, СССР[2]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 Россия республикасы[d]
Украин Халык Республикасы[d]
 Украин дәүләте[d]
 Украина Совет Социалистик Республикасы
 СССР
Әлма-матер Национальный университет пищевых технологий[d]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, инженер, сәясәтче
Эш бирүче МГУПП – Российский биотехнологический университет[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Подгорный, Анатолий Николаевич[d]
Бүләк һәм премияләре Социалистик Хезмәт КаһарманыСоциалистик Хезмәт КаһарманыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

 Николай Подгорный Викиҗыентыкта

ССРБ ЮШ депутаты (4—9 чакырылышлары).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Металл коючы гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. Хезмәт эшчәнлеген 1917 елда слисер укучысы буларак башлаган. 1921—1923 тә комсомол райкомы сәркәтибе, 1923—1926 да Киев политехника институтының эшфакында укыган. 1931 дә Киев азык-төлек сәнәгате технология институтын тәмамлаган. 1931 дән инженер-техник вазыйфаларында.

  • 1939—1940 һәм 1944—1946 да УССР азык-төлек сәнәгате халык кәмисәренең урынбасары, 1940—1942 дә ССРБ азык-төлек сәнәгате халык кәмисәренең урынбасары.
  • 1942—1944 тә Мәскәү азык-төлек сәнәгате технология институты директоры.
  • 1946—1950 дә УССР Югары Шурасының ССРБ ЮШсында даими вәкиле.
  • 1950 дән фирка эшендә: Харковь өлкомының беренче сәркәтибе, 1953 дә УКФ ҮКның икенче сәркәтибе, 1957—1963 тә беренче сәркәтиб.
  • 1963—1965 елларда СБКФ ҮК сәркәтибе.
  • 1965—1977 дә ССРБ ЮШ президиумы рәисе.
  • 1977 дән пинсәдә.

Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Подгорный Николай Викторович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 2,0 2,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118963988 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.