Крадин Николай Петрович (17 декабрь, 1938 ел) — архитектура тарихчысы, архитектура докторы, профессор, Россия архитектура һәм төзелеш академиясе әгъза-корреспонденты, Бөтенрусия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Хабаровск бүлекчәсе рәисе, ТОДУ укытучысы. РФ атказанган архитекторы (1998); II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены иясе; хезмәт ветераны, Хабаровск шәһәр хакимияте премиясе лауреаты, Яков Дьяченко исемендәге бүләк лауреаты профессор М. П. Даниловский исемендәге бүләк лауреаты, Саха (Якут) Республикасының Мактаулы архитекторы.

Николай Крадин
Туган телдә исем рус. Николай Петрович Крадин
Туган 17 декабрь 1938(1938-12-17) (85 яшь)
Хабаровск, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре историк архитектуры, университет профессоры
Эш бирүче Тын океан дәүләт университеты
Балалар Крадин, Николай Николаевич[d]
Гыйльми дәрәҗә: архитектура докторы[d] (2003)
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

1938 елның 17 декабрендә Хабаровскта яшәүче гаиләдә икенче бала булып туа. Атасы — эшче, әнисе — ңуҗабикә. Гаиләдә бөтенесе җиде бала үскән — дүрт агалы-энеле һәм өч апасы. 1956 елның 15 августында 40 нчы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Биробиджан педучилищесының матур-графика бүлегенә 1-нче курска укырга керә. 1960 елның 1 июлендә — училищены тәмамлый, «урта мәктәп рәсем һәм сызым укытучысы» квалификациясе бирелә һәм диплом тапшырыла.

1960-1961 — Бурят АССРы Онохой урта мәктәбендә сызым һәм рәсем укытучысы булып эшли.

1961-1964 — ССРБ Кораллы көчләренең Байкал аръягындагы хәрби округында хезмәт итә. 1964ода — Ленинградта ССРБ сәнгать академиясенең И. Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, сын һәм архитектура институтына укырга керә. 1964-1970 — институтта ССРБ-ның Халык архитекторы С. Б. Сперанский классында укый. 1970 — диплом проектын яклый. Хабаровскига Ерак Көнчыгыш Бөтен Союз техник эстетика фәнни-тикшеренү институтының Ерак Көнчыгыш филиалының интерьерлар бүлегенә эшкә юнәлтелә. 1973 елда Н. П. Крадин Хабаровск политехник институтына (әлеге вакытта Тын океан дәүләт университеты) эшкә күчә, бу вакыттан алып бу уку йортында аның гыйльми һәм укытучылык эшмәкәрлеге бәйле. 1979 елда — Мәскәү архитектура институтында «Крепостное деревянное зодчество Сибири XVII—VIII вв.» (җитәкчесе проф. Косточки В. В.) темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1983 — доцент дәрәҗәсе бирелә. 1992 — профессор исеме бирелә.

1998 — «РФ-ның атказанган архитекторы». 2003 — Архитектура һәм шәһәр төзелеше һәм архитектура теориясе фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү) «Русская архитектура Дальнего Востока XVII-нач. XX вв.» темасына докторлык диссертациясе яклый һәм Ерак Көнчыгышта беренче архитектура докторы була. 2008 — Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

Проектлары үзгәртү

  • Реконструкция церкви Иннокентия Святителя Иркутского в Хабаровске (автор, 1998—2000).
  • Проект реконструкции Русской улицы в Даляне, КНР (в составе авторского коллектива, 1999—2000).
  • Проект восстановления Свято-Николаевской церкви и часовни Иверской Божьей Матери в Харбине (автор, 2005; реализация 2008).
  • Проект парка Русской культуры в Харбине (автор проектов восстановления Свято-Николаевской церкви и Иверской часовни, въездных ворот; подбор чертежей для других объектов, консультации при реализации, 2005—2009).
  • Проект Илимского острога в музее деревянного зодчества «Тальцы» под Иркутском. 2012 г. (соавтор Иванченко А. А.)

Библиография үзгәртү

Н. П. Крадин 520дән артык публикацияләр авторы һәм автордашы, шул исәптән 25 китап (авторлыкта 20):

  • «Русское деревянное оборонное зодчество» (1988).
  • Памятники архитектуры Хабаровска (1997).
  • Архитекторы Хабаровска (1998).
  • «Старый Хабаровск» (1999, 2008, 2013).
  • Охраняются государством (1999).
  • «Записки краеведов» (в соавторстве, 2000; 2004).
  • «Архитектура и архитекторы Хабаровска» (2003).
  • «Харбин — русская Атлантида» (2001; на кит. яз. 2007; 2-е изд. 2010).
  • "Старый Хабаровск: Портрет города в дереве и камне. — Хабаровск, (1999, 2008, 2013).
  • «Художники Дальнего Востока». — Хабаровск, (2009, 2013).
  • Зодчие Хабаровска (1858—2013). — Хабаровск, 2013.
  • Русские художники в Китае (2013).
  • Градостроительство Сибири. — Спб.,2011 (в соавторстве)
  • Русское деревянное зодчество. Произведения народных мастеров и вековые традиции.- М., 2012 (в соавторстве).

Чыганаклар үзгәртү