Николай Алтынов, Николай Николай улы Алтынов (рус. Алтынов Николай Николаевич, 1924 елның 10 феврале, Татарстан АССР, Арча кантоны, Осоко-Ковали – 1997 елның 29 июле, Казан) – Бөек Ватан сугышында катнашкан танк механик-йөртүчесе, Советлар Берлеге каһарманы (1945), старшина. Сугыштан соң Залесный бистәсендә, 1957 елдан Казанда яшәгән.

Николай Алтынов
Туу датасы 10 февраль 1924(1924-02-10)
Туу урыны ССРБ ССРБ, ТАССР, Арча кантоны, Осоко-Ковали
Үлем датасы 29 июль 1997(1997-07-29) (73 яшь)
Үлем урыны Россия байрагы РФ, Татарстан байрагы ТР, Казан
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Гаскәр төре Бронетанк гаскәрләре бронетанк гаскәрләре
Дәрәҗә старшина
Җитәкчелек иткән танк экипажы
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1947 елдан

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1924 елның 10 февралендә Татарстан АССР Арча кантоны (Юдино районы, хәзерге ТР Яшел Үзән районы) Осоко-Ковали авылында керәстиян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Тулы булмаган урта мәктәп тәмамлагач, Юдино машина-трактор станциясендә прицепчы, тракторчы, тракторчылар бригадасы бригадиры булып эшләгән. 1942 елның августында Юдино район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл гаскәргә чакырылган. 1943 елның августыннан фронтта. 1нче механикалаштырылган корпусның 2нче гвардия танк армиясе 219нчы танк бригадасында танк механигы-йөртүчесе сыйфатында Кыр фронтында, 2нче Украина фронтында һәм 1нче Белоруссия фронтында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. 1945 елның гыйнварында Польша җирләрендә батырлык күрсәткән. Танкта, бер дә ватылмыйча, 400 км дан артык юл узып, беренче булып, Нотець елгасының дошман тарафыннан мина куелган күперен кичкән. Беренчеләрдән булып, Лукайтц-Кройтц (хәзерге Кшиж) шәһәренә бәреп керә, тимер юл станциясенә үтеп, хәрби техника төялгән дошман эшелонын юк итә. Висла-Одер операциясендә күрсәткән батырлыгы өчен 1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

1947 елда хәрби хезмәттән азат ителә. Татарстанга кайтып, Юдино машина-трактор станциясендә инженер-механик булып, соңрак совхозда эшли. 1957 елда яшәргә Казанга күчә. 1970-1988 елларда Казанның «Союз» мотор төзү проект бюросында (1978-1990 елларда завод) компрессор корылмалары слесарь–төзәтүчесе булып эшли.

1997 елның 29 июлендә Казанда вафат. Яшел Үзән районы Берновый Кавал авыл зиратында дәфен ителгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

2005 елда Казанның Киров районындагы Урман-парк урамының бер өлеше Алтынов урамы итеп үзгәртелә[1].

Харьков өлкәсе Казачья Лопань авылында урнашкан мемориаль музейда Беренче Красноград механикалаштырылган корпусының герой сугышчыларына багышланган экспозиция бар. Аның бер өлешендә старшина Н.Н.Алтыновның да портреты урнаштырылган.

Яшел Үзән шәһәренең Җиңү паркында Советлар Берлеге Каһарманы Н.Н.Алтыновка мемориаль такта урнаштырылган. 2015 нче елның 9 нчы маенда шәһәрнең Мирный бистәсенең Комаров урамында Н.Н.Алтынов исемендәге парк ачылды. Бу паркны Россия Федерациясенең саклану министрлыгы тарафыннан бүләк ителгән 40 тонналы Т-80 танкы бизәп тора.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К.: ТКН. 1966.
  2. Белокопытов В.И., Шевченко Н.Я. Их именами названы улицы Казани. К.: ТКН, 1977.
  3. Герои Советского Союза – наши земляки. К.: ТКН, 1985.
  4. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. К.: ТКН, 1990.
  5. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү