Немеж (литв. Nemėžis) - Литваның Вильнюс районында урнашкан авыл, тимер юл станциясе. Район үзәге Вильнюстан 8 чакрымда ята. Авылда 1909 елгы архитектура истәлеге булып саналган татар мәчете бар.

Немеж
Карта
Ил Литва
Координатлар 54°38'10"тн, 25°21'40"кнч
Нигезләнгән 1397
Климат dfb — дымлы континенталь
Рәсми тел литва теле
Халык саны 2 498 кеше
Милли состав литвалылар, татарлар
Почта индексы LT-13034

Инфраструктура үзгәртү

Немеж авылында почта бүлеге, китапханә (1951 елда нигез салынган), агач татар мәчете (1909 елда инженер А. Сонин проекты буенча төзелгән), балалар бакчасы, Изге Рафал Калиновский гимназиясе бар.

Мәчет янында иске татар зираты урнашкан. Авыл читендә шулай ук башка зиратта бар. Биредә 1941-1943 елларда Огородники авылындагы хәрби әсирләр лагерында һәлак булган 300 совет солдаты туганнар каберендә җирләнгән. 1964 елда алар истәлегенә массив мемориаль дивар төзелгән[1].

Тарих үзгәртү

 
Немеж мәчете

Авылны 1397 елда татарлар нигезли. Аларның дәвамчылары бүген дә авылда яши әле.

Немеж кенәз Витовт заманыннан билгеле. XIV гасырда Немежда кенәз Витовтның һәм аның хатыны Юлиания Ольшанскаяның җәйге резиденциясе була.

1656 елда биредә патша Алексей Михайлович һәм король Ян Казимир арасында килешү төзелгән.

Тадеуш Костюшко җитәкчелегендәге баш күтәрү вакытында, Немежда Якуб Ясинский командалыгында баш күтәрүчеләр отряды туплана һәм 1794 елның 23 апрелендә, башка отрядлар белән кушылып, патша гаскәрләренә Вильнеда һөҗүм итә.

1823-1832 елларда Немежда император Вилен университетының астрономия обсерваториясе директоры профессор Пётр Славинский (1795-1881) яшәгән. Пётр Славинский янына еш кына астроном һәм математик Ян Снядецкий, ботаник Станислав Бонифацы Юндзилл, архитектор Кароль Подчашинский һәм башка коллегалары килгән[2].

Халкы үзгәртү

1867 елда авылда 180 кеше исәпләнгән. 1965 елда - 939 кеше , 1980 елда - 1230 кеше, 1986 елда - 2092 кеше, 2001 елда 2601 кеше, 2011 елда 2498 кеше[3] яши.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар(литв.) үзгәртү