Нейтрино тирбәнешләре

Нейтрино тирбәнешләре — бер төр (буын) нейтрино (электрон, мюон, таон нейтриносы) икенче төр (буын) нейтринога яки антинейтринога әйләнү күренеше.

Теория буенча билгеләнгән төр кисәкчекне табу ихтималлыгы кисәкчекне булдырудан соң үткән үз вакытына бәйле икән.

Нейтрино тирбәнешләре хакында фикер совет-итальян физигы Бруно Понтекорво тарафыннан 1957 елда тәкъдим ителгән.

2015 елда нейтрино тирбәнешләрен тәҗрибәләрдә табу өчен Такааки Кадзита һәм Артур Макдональд Нобель премиясенә лаек була.

Нейтрино тирбәнешләре күренеше Кояш нейтринолары мәсъәләсе өчен бик мөһим.

Нейтрино тирбәнешләре вакуумда - нейтрино массасы булуын дәлилли яки нейтрино↔антинейтрино әйләнүе өчен югары энергиядә лептон саны бозылуын исбатлый.

Стандарт модель әлеге күренешне тасвирлый алмый, шуның өчен лагранжианга махсус нейтрино кушылуы PMNS-матрицасы кертелә.

Нейтрино тирбәнешләре матдәдә - нейтрино эффектив массасы булуын күрсәтә.

Михеев — Смирнов — Вольфенштейн күренеше Кояшның электрон нейтринолары җитмәвен аңлата.

Әдәбият үзгәртү

  • Материалы по физике нейтрино на сайт НИИЯФ МГУ
  • С. М. Биленький Массы, смешивание и осцилляции нейтрино // УФН. — 2003. — Т. 173. — С. 1171—1186. — DOI:10.3367/UFNr.0173.200311b.1171.
  • Ю. Г. Куденко Исследование нейтринных осцилляций в ускорительных экспериментах с длинной базой // УФН. — 2011. — Т. 181. — С. 569–594. — DOI:10.3367/UFNr.0181.201106a.0569.
  • Ю. Г. Куденко Наблюдение осцилляций мюонных нейтрино в электронные нейтрино в эксперименте Т2К // УФН. — 2013. — Т. 183. — С. 1225–1230. — DOI:10.3367/UFNr.0183.201311d.1225.
  • Юрий Куденко. Обнаружение нового типа осцилляций нейтрино. elementy.ru, «Троицкий вариант» №13(82) (5 июля 2011 года). Проверено 18 января 2013.
  • G. Bellini, L. Ludhova, G. Ranucci, F.L. Villante Neutrino oscillations (англ.). — 2013. — arXiv:1310.7858.