Нача (Вороново районы)
Нача[1] (белар. Нача, рус. Нача) — Беларусьның Гродно өлкәсендә урнашкан элеккеге татар авылы. Вороново районына карый. Авыл Радунь бистәсеннән төньяк-көнбатышка таба урнашкан. Нача Литва белән чиктәш тора[2].
Нача | |
---|---|
Ил | Беларусь |
Өлкә | Гродно өлкәсе |
Координатлар | 54°3'тн, 24°48'кнч |
Беренче телгә алу | 1517 ел |
Халык саны | 453 кеше |
Милли состав | поляклар, белоруслар |
Сәгать кушагы | UTC+2, җәен UTC+3 |
Халкы үзгәртү
Халык саны — 453 кеше (2009).
Сәгать поясы үзгәртү
Халыкара стандарт буенча Нача Көнчыгыш Аурупа вакыты (Eastern Eurupean Time, EET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +2:00 гә тигез.
Тарих үзгәртү
Авылны XV гасырда беларус татарлары нигезләгән. Беренче тапкыр 1517 елда телгә алына. 1529 елда биредә католиклар мәхәлләсенә нигез салынган[3].
1631 елда татар авылы буларак билгеле.[4]
Күпчелек халкы, шул исәптән татарлар да, кырым татарлары кебек сөрелүдән куркып, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Польшага, азрак өлеше Литвага, соңрак Беларусь шәһәрләренә күченә.[5]
1863 елның февралендә Нача авылында Людвик Нарбут отряды формалашкан[6]. Аның әтисе, Теодор Нарбут, танылган тарихчы, этнограф һәм инженер Начада католик чиркәү янындагы зиратта җирләнгән[7].
1939 елдан БССР составында, 1940 елдан - Радунь авыл советы үзәге.Ә 1962 елдан Вороново районының авыл советы үзәге. Бөек Ватан сугышы вакытында Нача немец оккупациясе астында булган.
1998 елда биредә 445 кеше булган.
Истәлекле урыннар үзгәртү
- 1863-64 елгы баш күтәрүдә катнашучыларга мемориаль таш.
- Теодор Нарбут кабере[8].
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Назвы населеных пунктаў Рэспублікі Беларусь: Гродзенская вобласць: нарматыўны даведнік / І. А. Гапоненка і інш.; пад рэд. В. П. Лемцюговай. — Мн.: Тэхналогія, 2004. — 469 с. ISBN 985-458-098-9
- ↑ [1](үле сылтама)
- ↑ Приход Вознесения Девы Марии на сайте Католической церкви в Белоруссии
- ↑ Энцыклапедыя гісторыі Беларусі / Рэдкал.: Г. П. Пашкоў (галоўны рэд.) i iнш.; Маст. Э. Э. Жакевіч. — Мн.: БелЭн: М-Пуд. ISBN 985-11-0141-9
- ↑ Лыч, Л. Гiсторыя культуры Беларусi / Л. Лыч, У. Навiцкi. – Мінск : ВП «Экаперспектыва», 1997. – 486 с.
- ↑ Вайсковы начальнік Лідскага павета грамадзянін Нарбут
- ↑ «Збор помнікаў гісторыi i культуры Беларусі. Гродзенская вобласць». Мінск, выдавецтва «Беларуская Савецкая Энцыклапедыя імя Петруся Броўкі», 1986 год. Стр. 144
- ↑ [2]
Чыганаклар үзгәртү
- Мухлинский, А. Исследование о происхождении и состоянии литовских татар / А. Мухлинский. – СПб. : Изд-во Санкт-Петербургского ун-та, 1857. – 70 с.
- Энцыклапедыя гісторыі Беларусі/ Рэдкал.: Г. П. Пашкоў (галоўны рэд.) i iнш.; Маст. Э. Э. Жакевіч. — Мн.: БелЭн. :М-Пуд. ISBN 985-11-0141-9